ТАШЧЫ и. 1) Таш чыгаручы, таш кисүче, таш карьеры эшчесе. Атна дигәндә Болгардан йөзләгән ташчы килде, һәм алар килү белән таш чыгара башладылар. М.Хәбибуллин

2) Төрле корылмалар төзегәндә таш, кирпеч һ.б.ш.лар белән бәйле эшләрне башкаручы эшче. Әнә ташчы егетләр, кельмаларын ялт-йолт уйнатып, ак силикат кирпечләрне берәмтекләп тезә баралар. Н.Хәсәнов. --- ә Тәфкил – ташчы, ачык һавада көне буе аягөсте кирпечләр тезә. Ф.Абдуллин

3) Юлга таш каплама ясаучы, таш түшәүче. Иреккә илтүче юлларны тигезлә! Азатлык! Ташчы егет! Күтәр башкаеңны, Авыр ташларыңны куеп тор. Р.Әхмәтҗанов

4) Таш эшкәртүче, таштан төрле кирәк-ярак яки сәнгать әсәрләре ясаучы. Татарстанның Минзәлә районында Югары Тәкермән авылында ташчы, сөяктән, агачтан бизәкләр, сувенирлар, көнкүреш җиһазлары эшләүче Альбина Әхмәтшина яши. Р.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә