ТАШУ III ф. (ташы, ташый, ташыр, ташыячак) 1) Даими рәвештә йөкләрне җибәрүчедән алучыга, төяп алган урыннан тапшырыласы, бушатыласы урынга күчереп тору. Сарыкларга суны әлегә машина белән ташып эчертәләр. А.Хәсәнов. Без менә дүртенче көн кырдан базга кукуруз ташып, силоска салабыз. Н.Әхмәдиев 2) Кемгә дә булса даими рәвештә яки еш кына берәр нәрсә бирү; тарату, өләшү. Үз бакчасыннан алмасын, чиясен ташып ашату дисеңме, төрле чәчәктер, яфрактыр алып килеп, аларның ничек үсүләрен аңлату дисеңме – аңардан берсе дә калмый. Ф.Яруллин 3) күч. Бер кеше сүзен (гадәттә – начар ният белән) икенчесенә сөйләү, җиткереп тору, гайбәт тарату. Ни эшләп әйтим, Алла сакласын. Сүз ташып йөрергә мин Чулак Фатыйма түгел ич. К.Тинчурин. Урамнан сүз ташу гадәтеннән ваз кичтерергә иде шуларны. Р.Гаязетдин Ташый башлау Ташырга керешү. Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар. А.Алиш. Бәрхет тышлы урындыкларны ташый башлагач, Таймас, таш идәнгә тезләнеп, нәрсәдер эзләргә тотынды. А.Тимергалин Ташый тору Акрынлап ташу; берәр эш-хәлгә кадәр, әлегә ташу. Уртада өелеп торган туфракны һәм кирпеч ватыкларын, уч белән генә чиләкләргә тутырып, Сафуанов һәм Таймас янына ташый тордылар. А.Тимергалин Ташып бетерү Ташуны тәмамлау; барысын да ташу. Бүлмәңдә китапларың бигрәк күп бит, ничек ташып бетерерсең инде, дип борчылдым... Р.Миңнуллин. Урылган, киптерелгән иген чүмәләләрен яңгырга кадәр ничек ташып бетерерләр соң алар? Г.Гыйльманов Ташып бирү Башка берәүләр өчен ташу. Материалларны колхоз хисабына ташып бирәбез. Р.Миңнуллин Ташып йөрү Ташу эше белән шөгыльләнү; әле ташу. Нурулла абыйның электр станциясе бүрәнәләрен ташып йөргән кара йонлы атының артиллерия хезмәтенә алыну хәбәрен ишеткәч, без өнсез калдык. Т.Нурмөхәммәтов. Хатыннар өстәлгә ашамлыклар, эчемлекләр ташып йөриләр. Э.Яһудин Ташып калу Үз вакытында, берәр форсаттан файдаланып ташу; ташырга өлгерү. Урманда делянка биргәндә ташып калмасаң, башка колхозларга бүлә башларлар. Ф.Яруллин. Юллар катты, шомарды, бураннар башланганчы, кирәк- яракны күбрәк ташып калырга кирәк, ә бураннар көттермәс, октябрь азакларында ук котыра башлар. С.Шәрипов Ташып карау Сынау өчен ташу. --- иптәшләрең шау-гөр килеп уйнап йөргәндә, көтү кайткан вакыттан алып караңгы төшкәнче, кечкенә арбага җигелеп, сәгатьләр буе тау астыннан су ташып кара әле! Г.Бәширов. Чана тартып, симәнә ташып кара әле син, ә? Ф.Җамалетдинова Ташып кую Алдан ук хәстәрен күреп ташу; тиз арада ташу. Кошчак олан карт качыры белән камыш, кизәк ташып куйды. Р.Батулла. Юл өзелгәнче пилорамын, башка нәрсәләрне ташып куярга кирәк... З.Мурсиев Ташып тору Даими, һаман, һәрвакыт ташу; әле ташу. Уналты яшьлек үсмер Каюм чәй коелган чынаякларны чаршау эченнән түр якка ташып тора икән. М.Кәрим. Өчтерсәк Хәсән берөзлексез ат белән йөреп, тиешле кешеләрне ташып торды. Н.Яһудин Ташып яту сөйл. к. ташып тору. --- олыдан кубып мәктәп төзи башлаганнар, клуб һәм дәваханә салу өчен агач ташып яталар. З.Мурсиев |