ТАШУ I ф. (таш, таша, ташар, ташачак) 1) Көчле явым-төшем, кар эрү һ.б.ш. сәбәпләрдән сулыктагы су югарылыгы күтәрелеп, ярларыннан чыгу, гадәттәге агым юлын үзгәртү. Яшел хәтфә булып уҗым җәйри, Ярларына сыймый сулар таша. Н.Әхмәдиев. Язлары башка иде. Ташулар да кайнабрак Ярлардан таша иде. Белмим, ничек – без яшь чакта Кояш соң бата иде. В.Фатыйхов 2) Савытка берәр сыеклык тутырганда тулып яки кайнаганда кабарып, шуның эченә сыймыйча читкә агып чыгу. Алайса, әйдә, чәй дә куйган идем, ташып ята торгандыр, кереп, башта чәй эчик, шунда сөйләшеп утырырбыз. Р.Сәгъди. Кирәк бит, шул чакта плитәдә аш ташып түгелә. Э.Закирова 3) Эченә сыйдырмый башлау (савыт тур.). Өйдә чиләк тулып ташкан. Улы юеш идәндә, көлә-көлә, нәни куллары белән суны чәбәкли иде. Ф.Җамалетдинова 4) күп. Күп булып, массалы рәвештә каядыр чыгу (кешеләр тур.). Теге вакытта җиңү яуланды. Халык урамнарга ташып чыкты. Гүя бәхеткә тиенгән иде бар да. Ф.Җамалетдинова 5) күч. Хисләр белән тулу, нык дулкынлану, хискә бирелү; хисләр үтә көчле, тулы булу. Бәхетем ташты. Кулларымны синең иңнәреңә салып туктаусыз биисем килде. Ф.Яруллин ◊ Ташып тору Берәр нәрсә гадәттән тыш күп, мул булу. Һәркемне әсир итәрлек серле күзләр. Озын буй. Көч-гайрәте ташып тора. С.Поварисов. Урак бетүгә келәтләр ташып тора. Р.Ханнанов Таша башлау Ташырга тотыну. Күңел дә нәкъ язгы ташулар кебек таша башлый. Идел. Ул чорда, билгеле булуынча (дөресрәге – рәсми мәгълүматлардан күренүенчә), кар катламы калын булып, ул бик тиз эрү нәтиҗәсендә, сусаклагыч тулып таша башлый. Кызыл таң Таша тору Даими рәвештә, әледән-әле ташу. Энергия анда һаман тулып таша торды. Фәнни Татарстан Ташып алу Аз гына вакыт арасында, бераз гына ташу. Бу, мөгаен, бер мавыгу гына: Дуамалланып бер шашып алу, Ирештереп диңгез дулкыннарын, Ихтыярсыз ярсып, ташып алу! Р.Миңнуллин Ташып бетү Бик нык ташу; беткәнче ташу. Сабир икмәк алып кайткач, самавыр куеп җибәргән булган идем, самавырым кайнап ташып беткәндер инде. Г.Камал. Хатын-кызның буасы ир аркасында ерылса, беттең дигән сүз: ачуы ташып бетеп, күңеле тәмам бушанмаса, аның тыелачагы да, аны тыяр көч тә юк. А.Гыйләҗев Ташып килү Акрынлап ташу; ташырга тору. Коточкыч ялгышлык булган ул... Зиһене ачыла башлаган Сәгадәттә ярсу ташып килә иде. С.Сөләйманова Ташып китү Кинәт ташу, кисәк таша башлау. Яшел тау битле, гомер агышын санап челтерәп аккан күп чишмәле, таллы-куаклы бу кояш илендә көннәрдән бер көнне ничек инде табигатьнең күңеле бер ташып китмәсен ди? М.Мәһдиев. Бер күрүем җитте – хис шашып китте, Дулкынланды уй-тойгы, ташып китте. Р.Гаташ Ташып тору Хәзерге вакытта ташу; билгеле вакыт дәвамында ташу. Өстеннән ташып торган сөтле чиләген күтәреп, елмаеп төшкән җанлы сурәтләре гәҗит битләрендә, хәтта кино кадрларында да күренгәләде. Х.Ибраһим Ташып чыгу Нык ташу, чамадан тыш ташу. Сабый, --- ташып чыккан куанычыннан теле бәйләнеп, баш кагып кына җавап бирде. М.Шабай. Әмма бу юлы әтинең, җанашымның, ачуы тәмам ташып чыккан. А.Хәсәнов |