ТАШЛЫК и. 1. 1) Таш күп булган җир, ташлы урын. Тау түбәсе – ап-ак ташлык, үлән бик сирәк, урта бер җире чокыраеп тора. Ә.Еники. Кара җирдә ашлык уңа, ак җирдә ташлык була! Ш.Галиев

2) Таш чыгару урыны, таш карьеры. Нигә Усман ташы дип атаганнары аңлашыла, чөнки ташлык шул исемдәге авылдан ерак түгел ---. Ә.Әминев. Ташлык карьеры киң чокырдан гыйбарәт булып, бу елларны аннан таш чыгармаганга, ташу суы белән агып килгән ком-балчыкка күмелеп бара. А.Вергазов

3) Елганың ташлы төбе; елга агымында шундый ташлар күбрәк өелгән урын. Монда комлык, вак ташлык, су бик чиста, хәтта бераз салкынрак та кебек. Ә.Еники. Кичтән үк Дон тамагыннан өстәрәк, Непрядва елгасы ташлыгы турында атлылар өчен кичү урыны билгеләделәр. М.Әмирханов

2. с. мәгъ. Ташлы булган; ташы күп булган. Ташлык җиргә тары чәч. Мәкаль. Урам буе ташлык юл – Дагалы булсын атларың; Йөрәгем башын өзеп ала Кичә генә килгән хатларың. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә