ТАШЛЫ с. 1) Билгеле сыйфаттагы яки сандагы ташы булган. Дүрт ташлы зур тегермән урынында кайнар көл өеме генә торып калды. М.Галәү. – Кызым, кил әле, – дип, Данәгөл үз янына Радмиланы дәште. Рубин ташлы алкаларын, салып, аның колагына киертте. А.Хәсәнов 2) Ташлары күп булган (җир тур.). Әлбәттә, үләнсез-нисез ташлы җирдә ятуны ял итү дип әйтүе кыен иде, ләкин егетләр бу турыда уйлап та карамадылар. И.Хуҗин. --- туфрак һәр урында да бертөсле генә түшәлмәгән: кара җирләре бар, комлысы, арырак киткәч исә ташлы һәм чокырлы-чакырлы урыннары күбрәк очрый. З.Хөснияр |