ТАШЛАШУ ф. урт. юн. к. ташлау . Таулар ауса да, Ташлар яуса да, Ташлашмабыз һич тә. Вәгъдәбезне айлы төннәр, җәйге көннәр, Искән җилләр, үскән гөлләр Төшереп торыр искә. Ф.Яруллин. Шөкер, очраклы вак нәрсәләргә зур игътибар биреп, алар араларны өзмәде: артык якын булмасалар да ташлашмадылар. А.Хәлим Ташлашып алу Тиз генә ташлашу; беразга, берара ташлашу. Мөдир һәм кушчы төрекләр бер-берсенә аптыраулы күз карашлары ташлашып алдылар. М.Галәү. Сүз дә юк, бер-беребезгә шомлы караш ташлашып алдык. Кызыл таң Ташлашып кую Көтмәгәндә ташлашу Ташлашып тору Берникадәр вакыт ташлашу; вакытлыча ташлашу. Өч көннән артык бер-берсен ташлашып торучылар хаксызлык кылучылардан булырлар ---. Р.Фәхретдин. Төрле сораулы карашлар ташлашып, сүз тапмыйча ык-мык килеп торганнан соң, бермәлдә, ниһаять, икесенең дә телләре ачылды. С.Поварисов |