ТАШЛА’У ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса көч белән берәр юнәлештә ыргыту, атып җибәрү. --- күктә көнбатышка таба төркем-төркем очып үткән һәм, бомбаларын ташлаганнан соң, тәртип белән тезелешеп кайткан кызыл йолдызлы самолётларны да бөтен халык күрә бит. А.Тимергалин. Сихерчеләр тарак ташлаганнар: Юлларыңда баскан карурман... Р.Әхмәтҗанов

2) Саксызлык, ачу һ.б.ш. сәбәп белән тиешсез җиргә яки тиешсез рәвештә кую, ату, ыргыту. Аннан соң, Газизә абыстайның аяк тавышы ишетелгән шикелле булгач, Хәят портретны тәрәзә төбенә ташлады да бүленгән эшенә тотынган сыман итте. Ф.Әмирхан. Нигә дип трубканы ташладың син? Н.Кәримова

3) Нәрсәгәдер төбәп, шул якка, шул юнәлештә берәр нәрсә белән ату, тондыру. Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән. Г.Тукай

4) Кирәге беткәнгә яки башка сәбәп яки максат белән аңлы рәвештә кулланмый башлау, кулланудан баш тарту. [Мирвәли:] Юк инде, әти, безнең кулга корал эләккән икән, аны ташларга ярамый. Т.Гыйззәт. Улларының таягын ташлап титаклый-титаклый йөри башлаганын күрү ата-анага иң зур шатлыкларның берсе булды. З.Зәйнуллин

5) Кирәге беткән, искергән, җимерелгән, бозылган һ.б.ш. нәрсәдән котылу, чыгарып ату. Бар, бу шакшы төргәкне чүплеккә чыгарып ташла! М.Әмирханов. Чыннан да, егетнең тунын ташлап кына калдырасы калган. З.Мурсиев

6) Берәр нәрсәне тоту, эләктерү, тоткарлау һ.б.ш. максат белән махсус җайланма, корал салу. Тыныч кына аккан суга суалчан кидерелгән кармакны ташлыйсың да шул калкавычка карап торасың. З.Бәшири. Томанлы һавада хәрәкәт итәргә куркып булса кирәк, дүрт кораб та ачык диңгездә, якорьларын ташлап, өч тәүлек буена бер урында тордылар. Ф.Хуҗин. Ләкин ул янә бер ятьмә ташлады. З.Мурсиев

7) Кешән, элмәк, богау кебек нәрсә кидерү, салу. Баркаска керүгә, муеннарына элмәк ташлый-ташлый, әсирләрне бер арканга беркетә башладылар. В.Имамов. Бөтенесе дә Абилне чолгап алалар, Кавил элмәк ташлый, бәйли башлыйлар. Г.Каюмов

8) Нәрсәне дә булса бер әйбернең өстенә, алдына яки аркылы итеп салу, элү. Иртән торуга, җилкапка келәсенә бау ташлап, Җидесу елгасына алып барган үр сукмакка төшә. Г.Гыйльманов. Кәлүшле итек-сүчинкә киеп, җилкәсенә аркан бәйләмен ташлап, Соры Гыймади акрын һәм авыр адымнары белән кузгалып китте. Ф.Яхин

9) Газ, су кебек нәрсәләрнең күләм, басым һ.б.ш. артып торган күрсәткечен киметү өчен, аңа сыйдырыштан чыгу, агу мөмкинлеге бирү, юл ачу. Гидротехник корылмалар – су һәм плотиналар, гидроэлектростанция, су ташлау, су төшерү һәм су чыгару корылмалары, туннельләр, каналлар ---. Көмеш кыңгырау

10) Вакытыннан элек балалау, корсак салу, төшерү (терлек тур.). Бозлавыкта бозау ташлар, җәйләүдә җилен башлар. Әйтем // Кою, ату (үсемлекләр тур.). Ак каеннар яфрак ташлады. Вак яңгырлар ява башлады. Р.Миңнуллин

11) Билгеле юнәлештә кискен хәрәкәт ясау, изәү, селтәү, кизәнү. Чуар халатыннан йомры тез башларын алга ташлый-ташлый, Мифтахның хәләл җефете керде. Т.Галиуллин. Шушы сүзләр белән кыз, башын горур чайкап, чәчләрен артка ташлады да атлап китеп тә барды. З.Мурсиев

12) Билгеле бер торышка кую, бер якка тайпылдыру, авыштыру. Башын артка ташлап, йомшак түшәгенә ятты да күзләрен йомды. Г.Гыйльманов. Аның янына утырган Бәдриҗамал, башын артка ташлап, авызын ачып йоклап китеп бара иде. Н.Кәримова

13) Берәр авыр хәлгә кую, кыенлыкка дучар итү. Инде, колхоз дип, актык баламны җиде ят кулына, эт оясына ташлар хәлем юк. А.Алиш. Шуннан соң патшалар алмашына башлады, алмашынган бере минем байлыгымны талап үзенә ала да мине зинданга ташлый ---. Р.Батулла. Кеше сүзенә колак куеп, үз җанымны җавапсыз сораулар газабына ташлап ни оттым инде, я? Ф.Яхин

14) Нәрсәнеңдер кирәкмәгән, тиеш булмаган өлешен алмау, төшереп калдыру. [Шаһит – тикшерүчегә:] Үзем белгәнне сөйлим. Каләм кулыңда бит: кирәген алырсың, кирәкмәгәнен ташларсың. Г.Ибраһимов

15) күч. Кемне яки нәрсәне дә булса калдырып китү. Җәй җитү белән, алар, шәһәрдәге тынчу өйләрен ташлап, табигать кочагына, җәйләүгә чыкканнар... А.Тимергалин. --- халык кадәр халыкның җир-су ташлап кубып китүендә әллә никадәр тарихи фаҗигаләр ята... Р.Фәйзуллин

16) күч. Берәр эштә, ярышта узып китү, артта калдыру. Ул [кыз], чынлап та, чаңгыда бик оста йөри икән. Бераздан мине шактый ук ташлап та китте. Ф.Хөсни. Һи, сезгәме соң минем арттан җитәргә. Теләсәм, мин сезне ун чакрымга ташлап калдырам. С.Шакир

17) күч. Игътибарсыз, ярдәмсез калдыру, ярдәм итмәү. Бөтен авыл халкы аларны гаепләгәндә, алар кайгысына сөенгәндә, бер Камилләр гаиләсе генә аларны якын итә, ташламый иде. Ф.Бәйрәмова. Бу игелегең өчен Ходай ташламас үзеңне, аның колагына бөтен белгән догаларымны укып торырмын... Г.Гыйльманов

18) күч. Берәүгә карата мәхәббәт тотудан туктау, аның белән гыйшык мөнәсәбәтләрен өзү. Юк, көнләшмим. Чөнки Әкълимәнең Һабил кебек изге затны ташлап, сиңа каравына ышанмыймын. М.Кәбиров

19) Нинди дә булса эш-шөгыльне кую, туктату, аннан аерылып тору. Хәнифәдән башкалары барысы да, эшләрен ташлап, урам як тәрәзәләргә йөгерде. Н.Яһудин. Болай да колакларын торгызып утырган хатыннар, фалның шулай башлануын ишетеп, кул эшләрен ташлап, күзләрен боларга текәделәр. Н.Кәримова

20) Нинди дә булса даими шөгыльдән тыелу, ваз кичү, берәр (ешрак – начар) гадәтне бетерү. Я бу азгынлыгын-бозыклыгын ташлап кешечә яши башлый, я инфекцияле шприцлардан әҗәлен таба: хәзер барысы да фәкать ирнең үзеннән тора иде. М.Кәбиров. Алар шулай яхшы гына яшәп ятарлар иде бит, әгәр дә хатыны сүзен тыңлап, Талбай урлашуын ташлаган булса. З.Мурсиев

21) Кемне яки нәрсәне дә булса ашыгыч рәвештә, күпләп билгеле эшкә, өлкәгә, тармакка юнәлтү, күчерү. Гөлкәйнең киявен, фин кампаниясендә катнашканнан соң, Байкал артына күчергәннәр иде, болай булса яңадан фронтка ташларлар инде. З.Мурсиев

22) Халыкка яки аерым шәхескә берәр тәкъдим, теләк, хис, чакыру һ.б.ш. юллау, адреслау, шуны белдерү, шуның белән мөрәҗәгать итү. – Син миңа багышлап эпиграмма чыгаргансың икән? – ди Ркаил, сораулы караш ташлап. Р.Миңнуллин. Элегрәк АКШ та А.Гайдамакны гаепләп чыккан иде. Израиль дә аңа гаепләр ташлады. Ф.Фәтхи

23) Мәхрүм итү, берәр нәрсәдән калдыру, өлеш чыгармау. – Сөбханалла, күзләрен ачты бит Хөснеҗәмалым, – диде Харрә, куанычыннан нишләргә белмичә. – Җә Раббым, рәхмәтеңнән ташлама. М.Әмирханов. Игелегеңнән, шәфкатеңнән ташлама, догаңнан аерма... Г.Гыйльманов

24) күч. Теләмичә генә бирү, өлеш чыгару. Үземне өрмәгән җиргә утыртмады, иясен яратсаң, этенә сөяк ташла, дигәндәй, күрсәтмәгән хөрмәте калмады. Н.Яһудин

25) күч. Каядыр эләгергә мөмкинлек бирү, туры китерү, форсат чыгару яки, киресенчә, мәҗбүр итү, дучар итү. Җиңүгә дә күп калмаган иде бит, кем уйлаган язмыш дигәннәре немец әсирлегенә китереп ташлар дип. Ф.Хуҗин. Яңа гына өйләнешеп яши башлаган Хәлил белән Айсылуны язмыш иркен казак далаларына ташлады. Г.Габидуллина

26) ташла Берәр килешмәгән, ярамаган, туйдырган эштән тыелырга, туктарга өндәү, кушу мәгънәсендә әйтелә. Зинһар, дип әйтәм, шагыйрьләнүләрне, фәлсәфәләрне ташлагыз әле. Г.Камал. Берничәсенең өенә барып, ташлагыз бу эшегезне, соңгысы булсын, дип оялтмакчы, тәртипкә китермәкче булган идем, авыз ачарга да ирек бирмәделәр. В.Нуруллин. Ташлагыз алдашуыгызны, дим мин сезгә. Д.Салихов

2. ярд. ф. функ. 1) Төп фигыльдә белдерелгән эш-хәрәкәтнең бик кискен, саксыз яки бик җәһәт, тиз башкарылуын белдерә. Зәй, үзе дә абайламастан, эчендәген әйтеп ташлады. Х.Камалов. Кабан күленә Бауман урамыннан, күп булса, җәяүләп ун минутлык юл, аны үткәч, чишенеп ташлап, күңелләр булганчы су коендык. Ф.Хуҗин

2) Төп фигыльдә белдерелгән берәр эш-хәрәкәтнең тулысынча тәмамлануын, бер мәртәбә генә үтәлүен, кайтарылгысызлыгын белдерә. Егетләр, түбәне каерып ташлагыз, түбәне! Г.Әпсәләмов. Ул авыру тештән фәкать суырып ташлап кына котылырга мөмкин. М.Әмирханов

3) Төп фигыльдә белдерелгән эш-хәрәкәтнең артыграк, чамасызрак яки ялгыш булуын белдерә. Зәки исә вакыт-вакыт шундый сүзләр әйтеп куя, шундый гамәлләр кылып ташлый, бетте бу, үзен харап итте, дип уйлыйсың. Т.Миңнуллин

Ташлап алу Тиз генә ташлау. Аз гына алгарак китеп, бераз барган саен туктап ял итүче Мөхәммәдьяр картка шикле-шөбһәле караш ташлап алсалар да, Сирин дә, Халисә дә юл буе бер авыз сүз эндәшмәделәр. Г.Гыйльманов. Шәраблы савытны кулына алгач, өй башлыгы табындашларына горуранә бер караш ташлап алды. З.Мурсиев

Ташлап бару Рәттән, булган берен эзлекле рәвештә ташлау. Кемдер алдан әзерләп, капчыкларга тутырып куйган бәрәңгене тәрәзәдән вагонга үрмәләгән Нәгыймь мышный-мышный, тирли-тирли иптәшләренә ташлап барган иде. А.Гыйләҗев. Әйтерсең Казанның бөтен чүбен-пычрагын шунда ташлап барганнар. Р.Юныс

Ташлап бетерү Барысын да ташлау; һәркем ташлау; бөтенләйгә ташлау. Сату итәргә җае юк, дус-ишләр дә барысы да ташлап бетерделәр, берәр урынга керермен дигән идем. Г.Камал. Консерваторияне тәмамлагач, Мирсәетне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына җырчы итеп алдылар. Әмма ансамбльне дә ташлап бетермәде. Г.Гомәр

Ташлап карау Берәр нәтиҗәгә омтылып, сынау өчен ташлау. Зур песиләрне Америкада унынчы каттан да ташлап караганнар. Алар һәрчакны аякларына төшкәннәр. А.Хәсәнов. Дружиналарны ничәмә-ничә тапкыр штурмга ташлап карадылар, бертөрле дә файдасы күренмәде. В.Имамов

Ташлап кую Кинәт, көтмәгәндә ташлау. Сәрвәрнең вафатыннан соң нишләп әле Солтанъяр, күңел төшенкелегенә бирелеп, дингә аз игътибар бирә башлады? Хәтта Коръән ятлавын да ташлап куйган ласа. З.Мурсиев

Ташлап тору Хәзерге моментта ташлау белән шөгыльләнү; даими яки әледән-әле ташлау; вакытлыча ташлау. Аңа медицина режимына буйсынырга, ярсу йөрәген тыярга, иҗат планнарын бер якка ташлап торырга туры килде. М.Хәсәнов. Һади Маликов йөгереп килеп кергәндә, Мулланур иң соңгы кәгазьләрне утка ташлап тора иде. Казан утлары

Ташлый бару к. ташлап бару. Кирәк булмаган, гамәлдән чыккан нәрсәләрне тормыш үзе сызып ташлый бара. Р.Батулла. --- карлыган, чия төпләре дә – берсе дә калмады. Актарып ташлый барам, асылташ җыйган кебек, тамырларны җепселләренә чаклы җыеп ала барам. М.Садыйков

Ташлый тору Әледән-әле, һаман ташлау; ниндидер башка эш белән бергә ташлауны да дәвам итү. Мин таратып ташлый торам, Әбекәй җыйнап тора. Ф.Яруллин. Остаз саргаеп беткән китапларын, кулъязмаларын берәм-берәм утка ташлый торды. Казан утлары

Ташлый төшү Тагын бераз ташлау. Башлыйбыз. Бер! Хөбәйбә апа, аякларыңны читкәрәк ташлый төш. Ике! Сул аякка тезләнегез. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә