ТАШЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. ташлау . Киләчәктә игезәк балаларның берәрсе үзен дә тәхеттән бәреп төшерә-нитә күрмәсен дип куркып, Амули патша Рем белән Ромулны Тибр елгасына ташлата. Н.Фәттах. Эчүне ташлата торган әфсенем бар минем, Әхмәт абый. Ә.Моталлапов 2) Сөт бирүдән вакытлыча туктау; савылмый тору. Бозаулар алдыннан сыер ташлата, сөт бирми башлый бит. Ватаным Татарстан Ташлата бару Акрынлап ташлату Ташлата башлау Ташлатырга тотыну. Татарстанлыларга чүпне икегә аерып ташлата башлыйлар. Сабантуй. Бәлки, кайбер сыерлар ташлата да башлагандыр, сөтнең кимүенә шул сәбәпледер. Заман сулышы Ташлатып карау Ташлатырга тырышу. Шуннан соң аларның бу бидгать гамәлләрен ташлатып кара. Безнең гәҗит Ташлатып тору Билгеле вакытка, вакытлыча, әлегә ташлату. Зобанилык Таһир – Зөһрәләрне Тора һаман суга ташлатып. Күңелләрдән көн дә куалыйбыз Хозырильяслыкны... таш атып. З.Мансуров. Соң, гади акыл белән уйлап карагыз: сыер елга бер-ике ай сөтне ташлатып тора, бер ай бозавы имә. Казан утлары |