ТАШЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. ташлау . Эзли торгач, иске, ташланган коены таптылар. М.Гафури. Чүп-чар полиэтилен капчыкларга җыела һәм шул капчыгы белән чыгарып ташлана. Т.Әйди

2) Югарыдан аска таба атылу, сикерү, ыргылып төшә башлау. Яраткан егетләренә кияүгә чыга алмаган бәхетсез япон кызлары шул вулкан кратерына ташланып үләләр, ди. В.Имамов

3) Берәр юнәлештә кискен хәрәкәт ясау, берәр нәрсәгә табан ыргылу. Көтмәгәндә ул урыныннан торды, кулындагы камчысын кырт кына селтәп алды да ишеккә ташланды ---. Н.Фәттах

4) Берәр утыргыч яки ятакка гәүдәнең бөтен авырлыгы белән килеп төшү, үзен шул урынга ату. Ида тизрәк койкасына ташланды, одеялын башына каплады да, коты алынып, дер-дер калтыранып, аның [Сәгыйтьнең] бүлмәгә килеп кергәнен көтә башлады. Н.Фәттах

5) Гәүдәне кисәк берәр якка авыштыру. Министр артка ташланып шаркылдап көлеп җибәрде. З.Мурсиев

6) Кемгә дә булса һөҗүм итү, ябырылып өскә килү. Капкаларын гына ачкан идек, бер зур эт өстебезгә ташланды. А.Алиш. Асылгәрәй карт аны тыңлап тормады, атылып, Сарбай өстенә ташланды, алар икесе бергә яр астына тәгәрәп төштеләр. Ф.Бәйрәмова

7) Кыюлык белән ут, су һ.б.ш. берәр куркыныч мохит эченә керү. Әгәр дә, баягы кызны күрү мөмкин, дисәләр, әйе, әйе, бары тик тагын бер кабат күреп калу гына булса да мөмкин, дия алсалар, Наҗар, йөзә белмәгән хәлдә, су тирәнлегенә, өметсез хәлдә дә бозлы шарлама астына ташланыр иде. Ә.Баян

8) күч. Берәр шөгыльгә нык бирелү, мавыгып китү, онытылып, шуны гына эшли башлау; берәр мохиткә чуму, шуңа омтылу

9) күч. Уйлап тормыйча, тәвәккәл рәвештә, тулысынча бирелү (берәр хис-тойгы тур.). Күрәм, әфәнделәр, сезнең берегезнең дә мәхәббәт дәрьясына ташланганы булмаган икән. М.Әмирханов

Ташлана бару Регуляр төстә ташлану; әкренләп ташлану. Яңадан-яңа җырлар чыгып, искеләре ташлана барган саен, бу мөнәсәбәтсезлек арта барган. Гали Рәхим

Ташлана башлау Ташланырга тотыну. --- көннең икенче яртысында, моннан ерак түгел аэродром бар икәнлеген белдереп, һавага күтәрелүче һәм, киресенчә, җиргә түбәнәюче самолётлар еш күзгә ташлана башлады. Ф.Хуҗин

Ташлана тору Әледән-әле ташлану. Кинәт... туры гына барган уңайдан машинабыз чалыклый башлады, әле уңга, әле сулга ташлана торгач, шома бозга эләктеме – кырт борылып, урам кырыендагы мәһабәт йортка таба жуылдап очарга тотынды (Гәрәй тормоз урынына газга баскан булган икән). М.Галиев

Ташланып бетү Тәмам, бөтенләйгә ташлану. --- аның бара торган сукмагы ташланып беткән иске сукмак булса да, Дәүләт халкының Болгар шәһәренә килә торган юллары булуыннан Сатыш әфәндегә таныш иде. Ф.Туйкин

Ташланып карау Ташлану алымын сынау; ташланырга тырышу. 24 ендә Канзафар һәм Салават отрядлары янә һөҗүмгә ташланып карыйлар, әмма туплар уты астында кире чигенәләр. В.Имамов

Ташланып тору Әле ташлану; даими яки әледән-әле ташлану. Аларның ниндидер бер эчке тоемлау, зәвык белән чын күңелдән үрелгәннәре әллә каян күзгә ташланып тора. А.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә