ТАШЛАНДЫК с. 1. 1) Искерү, тузу, кирәге калмау һ.б.ш. сәбәпле кулланудан чыккан, ыргытылган, ташланган. Ул аяк астындагы ләмнән ташландык бер дәү ләгән табып алды. М.Мәһдиев. Ташландык техника чыннан да очрый, ләкин вертолёт тапканыбыз юк иде әле. И.Хуҗин

2) Кеше яшәми торган; кеше файдаланмый торган. Ул ташландык йортка күчеп утыручы да булмады. Р.Батулла. Шул елда язучыларга кирпеч заводының ташландык карьерын бакча итәргә рөхсәт бирелгән иде. Ф.Яруллин

3) Тәртипкә китерелмәгән, каралмаган, төзекләндерелмәгән. Гөл кебек тотасы урында, торган йортын карамады, ташландык хәлгә җиткерде. Р.Фәйзуллин. --- спорт корылмалары төзибез, ә башкалабыз уртасындагы тарихи биналарга игътибар итмибез. Уникаль йортлар ташландык хәлдә кала бирә. Р.Шакир

4) Ата-ана тарафыннан калдырылган, гаиләдән кире кагылган; ятим. Ташландык балага бәхет әзерләп куйганнар ди сиңа, көтеп тор. Г.Гыйльманов. --- күпләр, беби-бокслар ташландык сабыйларның тагын да артуына китерәчәк, дип фаразлый. Г.Насыйбуллина

2. и. мәгъ. 1) Кирәксез дип табылган, ташланган нәрсә. Кайчандыр сирәк субтропик агачлар гына үстерелгән булып, бүген ташландыклар күргәзмәсенә әйләнгән бакча сукмагыннан җитәкләшеп төшеп килүче ир белән хатынга тап булдым. А.Хәлим

2) күч. Үз сыйныфы, катламы, даирәсе һ.б.ш.ларның тышында калган, кабул ителмәгән кеше; артык, кирәксез күрелгән, читкә этелгән кеше. Син киткәч, без икебез бертигез булып калдык. Ул да ташландык, мин дә. Э.Яһудин

3) Ата-анасы тәрбияләүдән баш тарткан, калдырып киткән бала. Юлдан табып кая китергәннәр? Исеме дә шунда кушылган. Ташландыклар түгел, табылдыклар Булып үскән күпләр шушыннан. К.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә