ТАШЛАМА и. 1) Алдан билгеләнгән бәя, норма һ.б.ш.ны киметү, төшерү гамәле; бәянең киметелгән өлеше. Ни өчен алар ике йөз сиксән меңдә туктаганнар? Чөнки сезнең дә ташлама ясавыгызны көтәләр. Ә.Еники. Бер сумлык ташлама илле тиенлек ришвәт булып кайта. Тегеләр дә канәгать, болар да. И.Әмирхан 2) Кемгә яки нәрсәгә карата куелган гомуми таләпләрне, кагыйдәләрне йомшарту, норманы киметү, хаталарын өлешчә гафу итү һ.б.ш.дан гыйбарәт эш итү алымы, якын килү принцибы. Киленнең һич кенә дә укытучы икәнлегенә ташлама ясамады: мәктәптә озак торасың, дип каһәрләде, кичләрен план төзергә утыргач, крәчин маен күп тотасың, дип йөрәген бозды ---. М.Мәһдиев. Баштагы елларда халык аны, беренче чиратта, тән газапларын җиңүче көчле рухлы зат, егетләр егете дип үз итсә, соңгы елларда, бернинди ташлама ясамыйча, зур язучы-әдип итеп кабул итте. Р.Фәйзуллин |