ТАШКЫНСЫЗ с. 1. 1) Тыныч, салмак агымлы, тулып ташып тормаган; ташкын булмаган 2) күч. Салкын, рухсыз, дәртсез. Ташкынсыз күңел 2. рәв. мәгъ. 1) Ташкын булмаган хәлдә; ташкын барлыкка китермичә. Казанда бер генә яз да ташкынсыз үтми. Елга ташкынсыз ага 2) күч. Тыныч кына, артык дулкынланмыйча, ярсусыз. Шулвакыт аның башына, бик табигый агымнар белән, бер дә дулкынсыз, ташкынсыз гына, мең төрле уй килеп кичә. Г.Ибраһимов |