ТАШКЫНЛЫК и. 1) Көчле агымлы булу; ташкынлы булу күренеше. Үзенең ташкынлыгы белән, ярларының гүзәллеге, суының арыклыгы белән Итил җир йөзендәге Фатих ибн Әхмәт белгән бер генә елгага да охшамаган иде. Н.Фәттах. Авыллар иркенлеген һәм язгы дәрьялар ташкынлыгын үзләре белән бергә алып килгән яшь җаннар. М.Вәлиев

2) күч. Дәртлелек, ашкынучанлык, тынгысызлык. Дәрдемәндтә фикерләр йомшак хисләр белән бизәкләндерелгән булса, Тукайда хисләр фикергә чыланган була. Сәгыйть Рәмидәге кеби анда шашкынлык та юк, табигый вә түземле бер ташкынлык бар. Г.Сәгъди

3) күч. Ярсып китүчәнлек, кызу холыклылык. Ташкынлыкның соңы –шашкынлык. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә