ТАШКЫНЛЫ с. 1) Таша торган; ташкыны булган, ташкын булып агып, ургылып торган. Ел буе гел ташкынлы яз гына була алмый икән шул. Х.Хәйруллин. Әнә шулай империя дәрәҗәсенә ирешкән каханат Самандар, Итил, Бәхтияр, Актүбә, Шайтан каласы кебек кала-кальгаларын югалта, ягъни бу калалар барысы да су астында калалар, я ташкынлы елгалар тарафыннан юылалар. М.Хәбибуллин 2) күч. Ярсулы, дәртле, ашкынулы. Татар халкы бу 20 ел эчендә дәртле һәм ташкынлы музыкалары, җырлары белән күңелләребездә горурлык уята торган талантлы композиторлар, җырчылар тудырды. М.Җәлил. Акыл менә шушы кайнап торган ташкынлы күңелдә, һәр кичерешнең чамасын билгеләп, гармония («фәлсәфи караш») сакларга тиеш. Р.Сафин 3) Бик зур һәм тиз үзгәрешләр булган; тынгысыз, хәвефле, куркыныч. Бу дәвернең ташкынлы елларында Гаяз Исхакыйның патшачылыкка каршы хәрәкәт иткән һәр группага катнашлыгы була. Казан утлары |