ТАШКЫНЛАНУ ф. 1) Ташкын булып, ургылып, ярсып агу. Арада Шивилгән үзәк урамыннан шарлап, ташкынланып агып төшкән сае-елгачыгы белән, күкрәп, бертоташтан үсеп киткән йөзем-җимеш бакчалары белән дан тота иде. Ә.Мохтар. Һәр яз саен сулар гына Ярдан чыга ташкынланып. Ә минем күңелем тыныч, Инде бүтән ашкынмамын. Г.Әхтәмова 2) күч. Тынгысызлану, ярсыну, ашкыну. Мәхәббәт шулай давылланып, ташкынланып киләдер дип уйламаган иде Мәрхабә. Г.Әпсәләмов. Йөрәгемдә җылы дулкын булып Ташкынланган чагы хисләрнең... Р.Харис Ташкынлана бару Торган саен ныграк ташкынлану Ташкынлана төшү Тагын да ташкынлану Ташкынланып тору Әле ташкын хәлдә булу; даими яки әледән-әле ташкынлану |