ТАШКЫН и. 1. 1) Көчле явым-төшем, кар эрү һ.б.ш. сәбәпләрдән сулыктагы су югарылыгы күтәрелеп, ярларыннан чыгу, гадәттәге агым юлын үзгәртү күренеше; су басу, ташу. Унсигезе тулган язда армия сафларына чакыру көткән көннәрендә, әзмәвердәй егет булып өлгергән Рамил, ташкын суына төшеп, күз ачып йомганчы юк булды... А.Хәйртдинова. Губернатор В.Якушев язгы ташкынга каршы чараларга багышланган селектор киңәшмәсендә катнашты. Яңарыш

2) Бик көчле агым; көчле агымлы елга, канал һ.б.ш.лар. --- [дөяләрнең] берсе сикереп аккан ташкынга ташланган һәм теге як ярга йөзеп чыккан. М.Мәһдиев. Бу тау елгасы башка урыннарда көчле ташкын, ап-ак күбек булып бөтерелеп-бөтерелеп ала да, менә шушы үзәнлеккә килеп чыккач, чабыштан килгән юртак кебек, тынып, сабырланып кала, киң булып җәелеп ага. А.Хәсәнов

3) күч. Бер юнәлештә күпләп хәрәкәт иткән кешеләр, транспорт чаралары һ.б.ш.лар; көчле агым. Хәзер халык ташкыны туздырылган умарта илен хәтерләтә иде. А.Расих. Төн урталары булганга, шәһәр урамнары машиналар ташкыныннан бушап калган. Ф.Яруллин

4) күч. Зур интенсивлык белән башкарылган эш-гамәл, фикер; берәр объектка юнәлдерелгән көчле процесс. Икенче мәлдә, фикер ташкынын эзгә төшерергә бик зур тырышлык куеп, көчкә-көчкә эндәшә алды: – Хатны укып карарга буламы? Х.Камалов. Шул ук вакытта, әсәрләр үзләре дә заман таләпләренә җавап бирерлек, әйткәнемчә, мәгълүмат ташкынында үзенә җәлеп итәрлек булсын иде. Р.Фәйзуллин

5) күч. Хис-кичерешләрнең гадәттән тыш тулылыгы, көчлелеге һәм интенсивлыгы. Күңелеңә, җир астыннан чишмә бәреп чыккандай ургылып, хисләр ташкыны килеп тула. А.Хәсәнов

6) күч. Берәр төрле зур, әһәмиятле күренешнең, вакыйганың көчле барышы, котылгысызлыгы. Бөтен Рәсәйне инкыйлаб ташкыны басып киткән бер заман иде бу. Ә.Еники. Милли азатлык хәрәкәте ташкынын хәзер бернинди көч тә туктата алмаячак. Р.Миңнуллин

2. с. мәгъ. 1) Тулы сулы, ярларыннан ташып чыккан; ярларына, улагына сыймаган; шаулап, гөрләп ага торган. Аннары керсәң чыга алмаслык заваллар, бер дә көтелмәгән җирдә мина кырлары, каты агымлы ташкын елгалар, берсе артына берсе яшеренеп торган биеклекләр, баткак сазлар китә. Г.Әпсәләмов. Аяк астында сайлап салынгандай чиста, шома вак ташлар кыштырдады, --- артта, беркемгә, бернәрсәгә колак салмыйча, мәңге хәрәкәттә яткан ташкын дәрья шаулап калды. Н.Фәттах

2) күч. Кызу канлы, ярсу, ярсынучан. Ташкын булсаң – басыл, шашкын булсаң – асыл. Мәкаль

3) күч. Бик көчле, ташып торган, ярсулы (хис һ.б.ш. тур.). Ул гүя бары йөрәгендәге ташкын тойгыларын йөрәк көче белән тота алмаганнан гына шулай җырлап җибәргән. Һ.Такташ. Кызның йөрәк сере бар, киленнең кыймас сүзе бар, толның бетмәс зары бар, егетнең ташкын дәрте бар ---. Г.Хөсәенов

4) Ашкынучан, дәртле, хисчән (күңел, характер һ.б.ш. тур.). Шаукымымы үткән давылымның, Давыл көтеп әллә тынуым. Тик сизәмен ташкын күңелемнең Көзге сулар кебек тонуын. Р.Бикбаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә