ТАШКҮМЕР и. Ягулык буларак файдаланылган, соры күмер белән антрацит арасында торган, борынгы үсемлекләрнең органик калдыклары югары басым һәм температура нәтиҗәсендә күмерләнүдән барлыкка килгән янучан каты файдалы казылма. Нефть әле аз чыга, ә ташкүмер шахталары кайда гына юк. Н.Әхмәдиев. Картада тимер, нефть, ташкүмер ятмалары һәм башка төр файдалы казылмалар аерым билгеләр белән күрсәтелгән. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә