ТАШКУРЧАК и. 1) иск. Балчык, гипс яки б.ш. материалдан ясалган буяулы курчак. Ташкурчакка охшаган авыр нәрсәнең өстенә киндер кисәге капланган. Бу Карман сака әнисенең бер батман авырлыгындагы алтын сыны иде. Н.Фәттах

2) күч. Карар күзгә матур гына, ләкин хиссез, җансыз, артык салкын кеше (гадәттә хатын-кыз тур.). Чәчләрен лакка катырган, агач сынлы, ясалма озын керфек-тырнаклы ташкурчаклар аңа кат-кат җан өшеткеч итеп елмайдылар. Ф.Җамалетдинова

Ташкурчак кебек 1) Бик чибәр. Ташкурчак кебек матур бу кыз белән Мөхәммәт күптән таныш. З.Хөснияр; 2) Зиһенсез, акылсыз; 3) Тирә-якка игътибар итмичә, бернинди реакция бирмичә, дәшмичә; аңышмыйча. Чөнки ни чәйнәгәнен, ни йотканын белмичә, ташкурчак кебек утырды. Р.Габделхакова; 4) Бизәнгән-ясанган, матур киенгән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә