ТА’ШКИСКЕЧ и. махс. 1. 1) Таш кисү өчен махсус эш коралы. Мәргәннәр, мин азат түгел, кулымда кылыч урынына һәрчак ташкискеч булды. М.Хәбибуллин

2) Ташны кирпеч, блок һ.б.ш. формадагы кисәкләргә кисә торган махсус механизм, машина, җайланма

2. с. мәгъ. Таш кисә торган, таш кисү өчен билгеләнгән, шуңа кулланылган. Ташкискеч өтерге – «Аждаһа теше» кебек коралларга ул гел мохтаҗ булды. Р.Батулла. Инженер ташкискеч машиналар белән дә комбайнныкы кебек дүрт кырлы ташлар алып булганын Клеймёновка исбат иткән иде. Ш.Бикчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә