ТАШКАПЧЫК и. 1) Төрмә. Надзиратель этеп-төртеп карцерга тыкты да тимер ишекне шалтыратып ябып бикләде. --- Озынлыгы биш, киңлеге өч метр чамасындагы ташкапчык – тәрәзәсез дүрт цемент стена. И.Салахов. Бу бала кайсыгызныкы була? Ишетсен колагы: берәр әйберем югалса, хәзер милиция чакыртам! Утыртып куялар читлеккә, ташкапчыктан чыкмаслык итәләр! Ф.Яхин

2) Сугышта тулы, котылгысыз камалыш, тозак, боҗра. Бөтен өерегезне ташкапчыкка эшереп керттек, берәм-берәм Газраилгә биреп торачакбыз. М.Әмирханов

3) Тар, кысан, тиешле шартлары булмаган яшәү яки эш урыны (гадәттә шәһәр җирендәге йортлар тур.). Мәктәпнең ишегалдында гына клуб чаклы зур агач йорт. Мондагы шикелле ташкапчык түгел инде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә