ТАШКАБАК и. бот. Кабакчалар семьялыгыннан яшел, сары, кара яки ак төстәге озынча җимешле, гади кабакның куакчыл төре һәм шуның чиләтә дә, пешереп тә ашала торган җимеше; кабакча. Ташкабак организмда җиңел үзләштерелгәнлектән, ашказаны, эчәкләр, бавыр (гепатит, холецистит, үт куыгында таш барлыкка килү) ялкынсынганда билгеләнә торган барлык диеталар составына керә. Казан утлары |