ТА’ШВАТКЫЧ и. 1. Каты токымнарны ваклый торган машина. Монда әле дә көне-төне Гөрли экскаваторлар, коперлар, Ташваткычлар, бетон болгаткычлар – Иң көчле, Иң яңа моторлар. С.Урайский

2. с. мәгъ. Таш вату өчен билгеләнгән. Моның өчен, таштагы ярыклардан файдаланып, экскаватор белән зур кисәкләр аерып алалар һәм аларны ташваткыч корал белән кирәкле үлчәмле итеп ваталар. Төзү материаллары. Ә майлагыч пресслар, шарлы тегермәннәр, эретү мичләре, ташваткыч агрегатлар һәм механик иләкләрне каян алабыз? Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә