ТАШБИЛГЕ и. 1) Билге өчен яки кемнеңдер яки нәрсәнеңдер истәлегенә утыртылган таш. Археологик казу эшләре вакытында тикшерелгән борынгы зират урынына, эшләребезне тәмамлагач, ташбилге куеп китәргә уйладык. Казан утлары 2) Кабер ташы. 1981 елның көзендә шул зиратларны өйрәнгәндә, без Гарифҗан оста эшләгән йөзгә якын ташбилге барлыгын ачыклаган идек. Гасырлар авазы. Дусай авылы эчендәге аерым каберлектә XVII гасырга караган ике ташбилге янәшә тора. Безнең мирас |