ТАШБӘГЫРЬ и. 1) Үтә битараф, салкын күңелле кеше. Беләм, беләм ташбәгырьләр Заманасы икәнен. Күрәсем килә таш ярып Матур чәчәк үскәнен. Г.Ибушев
2) Кызгану, шәфкать белми торган, кансыз, рәхимсез, аяусыз кеше