ТАШБАШ II и. Карплар семьялыгыннан төче сулыкларда тереклек итә торган, башы гәүдәсеннән чагыштырмача зуррак булган вак балык; комкорсак; русчасы: пескарь. Ләкин ни хикмәттер, балык үрчемәде, кимегәннән-кими барып, күлләр-елгалар-чишмәләрдәге затлы балыклар тәмам бетте, этләй белән ташбаш кына калды! Р.Батулла. Яр читендә утыра карт, Калкавычка инәлеп. Бер ташбаш капкан иде дә, Кире җибәрде никтер. Г.Морат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә