ТАШБАШ I и. 1. 1) Бик шук, чая, усал, тәвәккәл малай, егет. Теге ташбаш тагын берәр ярамаган эш майтаргандыр әле?! Ф.Имамов 2) Үткен, акыллы, башы тиз эшли торган зирәк бала. Еш кына республика күләмендәге олимпиадаларда катнашкан, җиңеп кайткан бу ташбашлар өчен берни түгел ул. А.Хәсәнов. --- маршалның исемнәренә хәтле каян белгән диген ташбаш Саматны! Т.Нурмөхәммәтов 3) Гомумән ир бала, малай. Без, малайлар, әтинең өч ташбашы, кулга эләккән һәр кәгазь битенә ат башы ясыйбыз. А.Хәсәнов. Малай дигәннән, синең улың да, минем ташбаш кебек, мәктәпне тәмамлый түгелме әле? Х.Мөдәррисова 4) Хулиган, бандит. Ә теге оятсыз адәм төрмәдән генә чыккан, бөтен Сәнгиләйне дер селкетеп тоткан ташбаш булган икән. Ф.Яхин 2. с. мәгъ. 1) Чая, шук, усал, тыңлаусыз. Нибары егерме ел элек без – ядрә шикелле ташбаш малайлар – көзге коры төннәрдә, олы егетләргә охшатып, тын урамнарда гармун белән җырлап йөри идек. М.Мәһдиев. Тоткыннарның күпчелеге – җиде-сигез, унөч-унбиш яшьләрдәге кыз-кыркын һәм ташбаш малай-шалай. В.Имамов 2) Үзсүзле, тискәре холыклы. Их, киребеткән, тискәре ташбаш малай син! Н.Әхмәдиев 3) Аңлаусыз, аңгыра. Аның кирәк икәнен ташбаш бюрократларга исбат итәрлек дәлилләр булсын, димен. З.Мурсиев |