ТАШБАСМА и. Ташка уеп эшләнгән рәсемне, язуны турыдан-туры кәгазьгә төшерү ысулы; литография. Аның [Г.Баязитовның] ташбасмада чыккан «Татар теленең сарыф вә нәхүе» дигән китабы да бар. М.Мәһдиев. Ул [Хөсәен Фәезханов] татар телен өйрәнү өлкәсендә дә күп эшли, ташбасма (литография) ысулы белән «Краткая учебная грамматика татарского языка» (1862) дигән хезмәтен бастыра, шулай ук төрки телләр сүзлеген һәм хрестоматиясен төзи. А.Гайнетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә