ТАШБАКА и. 1) зоол. Ташбакалар отрядына кергән, гәүдәсе сөяк һәм мөгез (яки калын тире) катламыннан торган көбә – панцирь белән капланган, хәвеф чыкканда, башын һәм аякларын шул көбә эченә яшерә торган хайван. Ә мәктәп бакчасы! Ә җанлы почмак! Сап-сары тутыйкошлар, ташбака, тритоннар... А.Тимергалин. Аның учында кул сәгатеннән чак кына зуррак ташбака баласы иде. Р.Кәрами

2) сөйл. Шахтада файдалы казылманы кисү, җир астыннан чыгару һ.б.ш. машинасы; тау комбайны. Ташбакалар, сүз куешкан кебек, беравыздан, бөтен лава буйлап шатырдатып, күмер кисә башладылар. М.Сөндекле

3) хәрби Борынгы гаскәрләрдә диварларны, манараларны һ.б.ш.ларны җимерү өчен кулланылган, чылбырларга тагылган бүрәнәдән гыйбарәт бәргече һәм саклану өчен түбәсе булган җайланма. «Таран» сүзе үзенең тәңгәлен тапмаган. Урта гасырларда гарәпләр кальга диварларын җимертү өчен файдаланган бер җайланма «ташбака» дип аталган. Бәлки, шулдыр? А.Тимергалин

4) Борынгы Рим гаскәрендә җәяүле сугышчыларның бик тыгыз басып, калканнарны стройның һәр ягыннан тоташ дивар һәм түшәм хасил итәрлек тотып басу рәвеше; һөҗүм яки саклану өчен кулланылган шундый тактик алым. Багучы йөзбаш аңа әйтте: каладагы легионерлар әле булса борынгы каһарман Искәндәрнең ташбака ысулын кулланалар икән. --- Бу мәлдә зур кала мәйданында ташбакалар ясап, легионерлар гуннарны көтәләр иде инде. М.Хәбибуллин

5) күч. Бик акрын хәрәкәт итә торган транспорт чарасы һ.б.ш.лар. Без бит сезнең ташбаканы ә дигәнче чакрым ярым калдырып китәбез! А.Тимергалин

6) күч. Бик акрын кыймылдаучан кеше, мыштырдык

7) күч. иск. Хезмәт ярышында артта калучы

Ташбака адымы Берәр эш-гамәлне бик акрын башкару, акрын хәрәкәтләнү турында. Рәшит аганың докладын тыңлаганнан соң, кайсыдыр: «Нигә газификация эше сузыла, ташбака адымы белән бара?» – дигән сорау бирде. Т.Нәҗмиев. Ташбака адымы белән генә булса да алга баруың хәерле. Ф.Дәүләтбаев. Ташбака барышы к. ташбака адымы. Безнең барыш тагы ташбака барышына әйләнде. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә