ТАШАЯК и. 1. 1) Балчыктан ясалган, керамик савыт-саба

2) Балчык табак, тирән керамик савыт. XIII – XIV йөз Болгар мәдәнияте җимешләре – алка, йөзек, кувшин, тәлинкә, лампа, ташаяклар күп. Т.Әйди. Ташаяктагы җылымса бәрәңгене бик тәмләп бөгеп салгач, мин дә конюшни өенә китәм. Р.Төхфәтуллин

3) Фарфор, чынаяк савыт-саба. Иртә язда да бакчада матур ташаяк кыйпылчыклары эзләргә яраткан кызларын бакчага чыгармады, җирне борчытмады. Н.Кәримова

4) диал. Фарфор савыт-саба ватыгы, чынаяк кыйпылчыгы. Кышын түгелгән чүп өемнәрен актарабыз. Шаккатарлык матур бизәкле ташаяклар килеп чыга алардан. Ш.Маннур. Бакчада ташаяк (чынаяк-тәлинкә кыйпылчыклары) җыеп маташканда килеп керә ул. К.Җәмит

2. с. мәгъ. 1) Балчыктан ясалган, керамик. Данәгөл, җиңелчә генә кагылып, кунак егете алдына читенә канәфер чәчәкләре төшерелгән ташаяк тәлинкә куйды. А.Хәсәнов

2) Фарфордан, чынаяк материалдан ясалган. Өстәлдә ялтыратылган җиз самавыр, самавыр камфуркысында ташаяк чәйнек фырт кына утыра. Р.Батулла

Ташаяк мунчаласы Үтә катлаулы, авыр, четерекле, мәшәкатьле эш турында (элек Казанның Ташаяк бистәсе иске арканны сүтеп, шуның сүсен яңадан эшкәртү урыны булган). Ташаяк мунчаласын үзең сүт Гадәттә үз гаебе белән катлаулы, четерекле хәлгә төшкән кешегә ярдәм итүдән баш тартуны белдерә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә