ТАШ и. 1. 1) Һәртөрле каты минерал, тау токымы, шуның бер кисәге. Йомшак, җылы келәмгә дип сузылган кулым салкын ташка килеп тиде. Р.Мөхәммәдиев. Таш бата, ә алма батмый суда! М.Кәбиров

2) Шундый минералның бер төре, токымы. Златоустка мәрмәр ташына заказ бирде, шуны китертеп, язулар яздыртып йөри. М.Мәһдиев. Көзгене алар обсидиан ташын ялтыраганчы ышкып шомарту юлы белән ясаганнар. А.Тимергалин

3) Шундый минералдан кителгән яки кисеп ясалган, төзү материалы буларак файдаланылган кисәк; гомумән кирпеч. Һәр ташына җан иңдереп төзелгән бу затлы храм архитекторның мәгънәле яшәвен, илһамлы иҗатын мәңгеләштергән һәйкәл түгелмени? М.Галиев. Шулай ук кечкенә генә бу авылда бүрек тегүчеләр, итек басучылар, тун тегүчеләр, шәл бәйләүчеләр, таш кисүчеләр, --- терлекчеләр, балык үрчетү осталары, яшелчәчеләр, тагы әллә кемнәр яши. Т.Нәҗмиев // Юлларга түшәү өчен файдаланылган чуерташ, йомрыташ һ.б.ш. каты токым кисәкләре. Таш түшәлмәгән урамнар адәм йөри алмаслык булып пычракка әйләнәләр. Г.Ибраһимов. Римның бер мәйданында урам ташына ак сызык сызганнар, шуннан атлап керүгә, син инде Ватикан территориясендә. М.Мәһдиев

4) Шундый минералларның аерым максатларда файдаланыла торган кисәге; берәр эш коралының яки җиһазының детале. Бакир чүмеч белән мич ташына су бөрки. Н.Гыйматдинова. Кызны күреп, Хәлим сискәнеп китте, әмма артык игътибар бирмәде, өске тегермән ташына беркетелгән имән саптан тотып, әйләндерде дә әйләндерде. Г.Гыйльманов

5) Шундый минералларның кыйммәтле, декоратив, ювелирлык һ.б.ш. максатларда файдаланыла торган сирәк төре; шуның бер кисәге. Әгәр дә хак булса, ахак ташына охшашлы зур бриллиант куелган бер беләзеге генә дә кеше гомеренә җитәрлек акча бәясе тора, ди. М.Хәсәнов

6) Әлеге минералларның ювелир әйберләрдә бизәк буларак кулланылган, махсус эшкәртелгән кисәге; каш. [Егет:] Оһо! Ташы ничек ялтырый [балдакның]! [Ир:] Таш түгел, гади пыяла ул. Кылый Кирам дигән бик оста ювелир эшләде моны. Аманулла. Әнә алтынланган көмештән ясалган мәрҗән беләзекнең ахак, фирүзә ташлары ничек ялт-йолт килеп тора. М.Әмирханов

7) сөйл. Руда, мәгъдән. Берәүләр, аны шахтада таш баскан, дип сөйли, икенчеләре, Миршәех исән дә, Бибисарасыннан куркып, Акъярга кайтмый, имеш, дип көлә иде. Г.Әпсәләмов. Акланга алар күн капчыкларга тутырып бакыр ташы алып килгәннәр иде. Н.Фәттах

8) Вафат булган кешенең истәлеген мәңгеләштерү өчен, кабере өстенә куелган билге; ташбилге. Анда, Казанда, Арча кыры зиратында, түбәнге якта, мәгърур тирәк төбендә, «Шагыйрә Дулатова Кәримә» дигән язулы таш куелган кабер әле дә бардыр ---. Ф.Яхин. Әниләрен, ап-ак кәфенгә төреп, бик зурлап җирләделәр. Ап-ак мәрмәр таш куйдылар. Чардуган да алып кайтканнар иде дә, анысын куйдырмадым. Д.Салихов

9) Берәр нәрсәнең истәлеге, билгесе итеп куелган стела, һәйкәл. Шуннан соң атабыз --- иң калку җиргә биек таш утыртып куйган, ташны уеп, киләчәк буыннар өчен үзенең изге сүзләрен, юсык-юрык кагыйдәләрен язып калдырган. Н.Фәттах. Ул үзе исән, ләкин һәйкәл-истәлек ташына, үлгәннәр белән беррәттән, аның исемен дә язып куйганнар. Р.Низами

10) тар. Ярты чакрым чамасы арага тигез булган үлчәү берәмлеге. Бер таш җир китү

11) Организм эшчәнлегендә булган берәр тайпылыш, авыру аркасында эчке әгъзаларда барлыкка килгән каты төер. Ихтимал, Мишә буена балыкка килгән өч дусның, өч авылдашның да инде кайсында таш, кайсында холецистит, кайсында Боткин авыруы – әллә ниткән чуртымнар бардыр. М.Мәһдиев. Ә-ә, холецистит инде ул синең. Үт куыгына таш утырганнан була ул. Р.Батулла

12) Сызыклы уенында кулланыла торган әсбап; шакмак

13) Шахмат, шулай ук шашка уенында гадәттә аклардан һәм каралардан торган уен фигураларының һәрберсе. Уенчыларның мат куярга ташлары җитмәү

14) күч. Күңелне нык борчып торган гаеп, бурыч, чарасызлык һ.б.ш. кебек авыр хис. Авыр таш бар кебек күңелдә. Ф.Хуҗин

15) күч. Кыенлык, михнәт; киртә, тоткарлык. Болар – физик яктан авыру хәлдә дә рух ныклыгын югалтмыйча, тормышның якасына ябышып, үзләрен бастырган язмыш ташы астыннан чыгарга тырышучылар ---. Ф.Яруллин. Шагыйрь чын мәгънәсендә хаклы: Кемнәрнең юк Тормыш ташына бәрелеп җанын канатканы? И.Вәлиулла

2. с. мәгъ. 1) Таштан (1 мәгъ.) гыйбарәт, шуннан торган, шуннан ясалган. Район үзәгендәге таш һәйкәлне күз алдына китерде ул. Ф.Хуҗин. Тамаша белән кызыксынучы карт-коры һәм бала-чагалар мәйдан тирәсендәге өй һәм таш коймалар яныннан карап тора. Н.Яһудин

2) Ташы (1 мәгъ.) күп булган, ташлы. Биргән җире таш булды, биргән орлыгы пыш булды – шытмады. Н.Исәнбәт

3) иск. Балчыктан ясалган; керамик. Ә Исмәгыйль алтын иясенә үз куллары белән бер таш чүлмәк кымыз тоттырды. М.Әмирханов. Ниһаять, мәхәлләне туйдырырга житәрлек таш табак белән табынга пылау килде. Ә.Шәмин

4) Үзлегеннән бик тыгыз, каты булган яки махсус тыгызлап, пресслап эшләнгән (тоз һ.б.ш. матдәләр тур.). Диңгез саегу белән тозлы күлләр ясалып, гипс, ангидрид, таш тоз һәм башка утырмалар хасил булганнар. А.Фәткуллин. Таш ягулык

5) иск. Түшәмәсе, капламасы булган; йомрыташ, чуерташ, ташкирпеч һ.б.ш. түшәлгән. Ярый әле, тарантаслары рессорлы, югыйсә рессорсыз тарантас таш юлда бик яман сикертә ул. Ә.Еники // сөйл. Асфальтлы. Бер-ике көннән аларның җимерек машинасын таш юл буендагы куаклар артында күрәләр. А.Тимергалин

6) күч. Эре бөртекле, зур. Ука аралаш таш энҗеләр белән чигелгән эреле-ваклы калфаклар, кәттәҗиләр күтәргән хатыннар мәш киләләр. К.Тинчурин

7) күч. Бернинди тойгыга бирелми торган, битараф, салкын. Өченчедән, монысы тагын да әһәмиятлерәк, егет кеше шигырь язмасын, таш күңелле инженер да булмасын! Ф.Яхин

8) күч. Бернинди тойгыны да белдерми, чагылдырмый торган, битараф, салкын, җансыз (чырай, йөз һ.б.ш. тур.). Әлтафига борылдылар, аның таш йөзен, җансыз карашын тойдылар һәм нәкъ баягы урында бөгелеп төшеп көлә башладылар. М.Мәһдиев

9) күч. Куркыныч, усал, кырыс (чырай, йөз һ.б.ш. тур.). Хәлил, кесәсеннән алып, кечкенә кара күзлек киде, һәм мин куркып киттем: шул мизгелдә үк ул мәет төсле таш чырайлы кешегә әверелде дә куйды. Ф.Садриев

10) күч. Кызгану, шәфкать белми торган, рәхимсез, аяусыз. Аның таш күңелен йомшартырга кирәк. М.Маликова

Таш астыннан чыккан 1) Бик үткен, чая, булдыклы, зур авырлыкларны, кыенлыкларны җиңеп чыгарлык. Үзе солдат булган кеше, сөйләгәндә, авызыннан ут чыга, әрхиреендә дә булган, губернаторын да күргән – таш астыннан чыккан кеше ---. Г.Исхакый; 2) Теләсә нинди кыек эшкә өйрәнгән, бик остарган, шомарган. Алар белән бәхәсләшүдән файда юк: барыбер җиңеп булмаячак. Чөнки алар өчәү. Шуның өстенә, таш астыннан чыккандай, бик үткен малайлар. В.Нуруллин. Таш ату 1) Кемне дә булса гаепләү, яманлау, аңа зыян китерергә тырышу. Миңа таш аткан кеше дә – шигырь язып та эш майтара алмаган бер көнчел бәндәдер! Р.Батулла. Үзебез кебек кыерсытылганнардан, кимсетелгәннәрдән гаеп табып, сүгеп, киләчәгебезгә таш атмаска, бар халыкларны бергә тартучы дошман тегермәненә су коймаска иде. Н.Гариф; 2) Димләп карау. --- кызлар ауларга чыкканнар! Нинди түбәнлек! Башта Лида исемле кызга «таш атып» караган, тегесе «алдыңнан артың матур» дигәч, икенче кызга барып сырышкан... А.Гыйләҗев. Таш белән ату Берәр кешегә, гадәттә аның яхшылыгына каршы яманлык эшләү. Таш булып басу к. таш булып яту. Аста калу хурлыгы, Ивашка белән чәкәләшеп күпме вакытның әрәм узу үкенече, талчыбыкларның һаман да сатылмау кайгысы – һәммәсе дә бергә укмашып, Әхмәдулланың күңелен авыр таш булып басты. Л.Зөлкарнәй. Таш булып бату Яшь килен кияү гаиләсендә әйбәт яшәп китү, кияүгә уңышлы чыгу, кияүгә киткәннән соң кайтмау. Төшкән нигезенә тәү көннән үк таш булып батты Мәрьям. Д.Булатова. Таш булып кату 1) Курку, кисәк, берәр авыр хәбәр һ.б.ш.дан хәрәкәтсез калу, катып калу. Нурулла бер сүз дә әйтә алмады, башы таш булып катты, колак төбендә һаман теге ручканың чертләгәне ишетелеп торды. Ф.Садриев. Тагын су бөрки, Куян һушына килә, ләкин, Бүрене күреп, таш булып катып кала. Р.Фатихов; 2) Кайгы, рәнҗү һ.б.ш.лардан күңел кату; суыну, хиссезләнү. Ул бит таш кебек каткан, аннан сиңа нинди наз да нинди сан булыр икән? Т.Гыйззәт. Шуңа да аларга нәфрәт һәм җирәнү тойгысы йөрәгендә гомергә эремәс таш булып катты. З.Мурсиев. Таш булып утыру 1) к. таш булып яту. Җә Ходай, болай булгач, бакыйга да бәгыренә таш булып утырган шушы хәвефле хәбәр озатачак бит инде. М.Әмирханов. Соңгы көннәрдә күңеленә таш булып утырган кайгы-хәсрәт ташып чыккан иде инде. Г.Исхакова; 2) Берәр сәбәптән ризык тамактан үтмәү, ашарлык булмау. Авызына капкан ризыгы тамагына таш булып утырды Нәгыймьнең. К.Кара. Таш булып яту Күңелгә бик авыр тәэсир итү, күңелне яралау, нык борчу. Аның күңелен ниндидер аңлаешсыз бушлык, канәгатьсезлек хисе биләп алды, ниндидер сызлаткыч нәрсә йөрәгенә авыр таш булып ятты. М.Галәү. Әле монда да күңелеңә авыр таш булып ятардай хәлләр күп булыр. Г.Гыйльманов. Таш йоткандай Бер сүз дә әйтмичә, гомумән эндәшмичә; һич селкенмәстән. Сүз өзелде, Рушания, урыныннан кузгалмыйча, таш йоткандай утыра бирде. З.Кадыйрова. Таш йоткан кебек к. таш йоткандай. Ташка әйләнү Хиссезләнү, тупаслану. Мәхәббәт хисе күңелләрне гомер буе яктыртып, җылытып тормаса, күңел ташка, дөм караңгыга әйләнер иде. Г.Хөсәенов. Ташка баскан кебек Һичшиксез, шөбһәсез, икеләнүсез. Аннары инде ни булачагы ташка баскан кебек ап-ачык. М.Хәсәнов. Ташка басу 1) Китап бастыру, нәшер итү. Ул китапларны ничәмә-ничә тапкыр сукалап чыгуымны әйтә алмыйм, ләкин көз җитеп, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мин инде ташка басканны шактый ук сөрә белә идем. Туганнар; 2) Кистереп, ап-ачык итеп әйтү; ышандырып әйтү. Борынгылар сүзе, ташка басылган сүзләр. Шәт, бабаларыбыз белми-нитми генә әйтмәгәннәрдер. Г.Гомәр. Ташка басылу Нәшер ителү. Күз алдына китерегез: ташка басылган беренче шигырь! Н.Нәҗми. – Шигырьләреңне басарбыз дигән идек. Менә ташка басылгач ничегрәк булган, укып кара, – дип, газетаны Фәниярга бирде. Ф.Яруллин. Ташка бәргән борчак кебек Әйтелгән сүзләрнең тиешенчә кабул ителмәве, тыңлаучыга тәэсир итмәве турында. Яхшы теләктән чыгып сөйләшүнең бу бәндә өчен ташка бәргән борчак кебек икәнлеген төшенгәч, Халисә --- китте. С.Рафиков. Ташка борчак бәрү Мәгънәсез, файдасыз эш эшләү; буш сүз сөйләү. Ташка борчак сибү к. ташка борчак бәрү. Наданга сүз әйтү – ташка борчак сибү. Мәкаль. Сез, гомумән, ташка борчак сибеп йөрүче фантазёр икән. А.Гыйләҗев. Ташка тамга салган Берәр эш-хәлнең һичшиксез булачагы, башкарылачагы турында. Дүрт малайны хәрби хезмәткә озату, кем әйтмешли, ташка тамга салган шикелле: берсе кайтып алты ай узуга, икенчесе китә. Т.Нәҗмиев. Ташка үлчим 1) Берәр нәрсәнең тиешле сыйфатта, кирәкле дәрәҗәдә булмавы турында. --- гәҗитләребезнең теле ташка үлчим. Кайда телебезнең аһәңе, моңы, табигый агышы? Журналист аларның итәгенә ябышып түгел, ә аларны үзе җитәкләп барырга тиешле. Р.Фәйзуллин. --- көннең көн буе коеп яуган яңгыр болай да ташка үлчим генә булган авыл юлларын тәмам эштән чыгара. Р.Мостафин; 2) Берәр авыру, гариплек һ.б.ш. турында сүз чыкканда, «үзебезгә шулай була күрмәсен» мәгънәсендә. Алар турысын әйтмәсәләр дә, теге ташка үлчим чир икәнен төшендем. Г.Әпсәләмов. Чияле хатын-кызларының телләренә тилчә чыккан, диләр иде, дөрес икән. Ташка үлчим, тфү! Р.Батулла. Таш кебек 1) Бик каты, бик тыгыз; 2) Бик авыр. Кинәт Мәмлинең уң як яңагына, күз турысынарак, таш кебек авыр йодрык килеп тиде. Н.Фәттах. Аягында көчкә басып тора. Гәүдәсе таш кебек авырайды. Р.Низамиев; 3) Һавада эленеп тора ала торган каурый, яфрак, мамык кебек җиңел нәрсәләрдән аермалы буларак, авыр нәрсәләрнең туп-туры, зур тизлек белән төшүе турында. Әле кыргый, ачы тавышлар чыгарып кычкыра-кычкыра, күкнең иң биек җиренә атылып менеп китә, әле, кара таш кебек сызгырып, түбәнгә мәтәлә [козгын]. Г.Әпсәләмов. --- Әмәтхан утырган кечкенә самолёт җиргә таба зур тизлек белән таш кебек төшә башлый. З.Зәйнуллин; 4) Үтә сәламәт, бик таза, нык; типсә тимер өзәрлек. Гайнан физик яктан таза, таш кебек нык булып үсә. Р.Мостафин. – Сәламәтлекләрегез ничек соң, беркөе генә ятасызмы? – диде Ирек, әле әнисенә, әле әтисенә карап. Хәйри кеткелдәп көлеп куйды: – Таш кебек, улым. Менә авыл советын җитәкләргә кодаладылар. Сәламәтлеге начар кеше шундый эшкә алынамыни? Ф.Садриев; 5) к. таш йоткандай. Шуңа күрә яшь хатын хафа кичерми, таш кебек хәрәкәтсез, җансыз иде. Р.Батулла. Таш кебек кату к. таш булып кату. Җәмил селкенми дә, чөнки йөрәге таш кебек каткан, эрергә уйламый. Н.Әхмәдиев. Таш кебек, җансыз сын сыман катты да калды. М.Вәлиев. Таш кебек катып торма, хәзер үк бармагыңнан балдагыңны салып өстәлгә куй. С.Сабиров. Таш кискәнмени к. таш кистеңме әллә? Таш кискәнмени, арып, Урынга ауды барып. Р.Корбан. Таш кистеңме әллә? Бик арыган кыяфәт чыгарган кешегә карата киная белән әйтелә. Нәрсә, таш кистеңме әллә? Яшь кенә башың белән кояш чыкканчы йоклап ятасың. С.Кудаш. Таш өстендә таш калдырмау Берәр нәрсәне тар-мар итү, нигезенә кадәр җимереп бетерү, юк итү, юкка чыгару. Волостька китәм, юлда очраган авыллардан кешеләр җыям да комитетларына һөҗүм итәм, таш өстендә таш калдырмый ватам, җимерәм, үзләрен асам, кисәм! Т.Гыйззәт. Иван Калита Тверь, Кашин, Туржик (Торжок) калаларын таш өстендә таш калдырмый һәлак итте. Безнең мирас. Таш өстендә таш калмау Берәр нәрсә нигезенә кадәр җимерелеп бетү, юк ителү, юкка чыгарылу. Идел буендагы Болгар, Биләр, Җүкәтау, Сарай, Үкәк, Гөлестан шикелле кайчандыр гөрләп торган зур шәһәрләрдән таш өстендә таш калмаганлыгын, хәтта Казан булып Казанның да элекке биналары тәмам җимерелеп, алар урынына бөтенләй яңалары килеп утырганлыгын алыйк. М.Госманов. Бөеклекме шулай ауган – биек түбәләр, арып, Җиргә төшкән – ята, ишеген, михрабын тузан сарып... Таш өстендә таш калмаган, җир елый гүя: авыр... Хәлсез гөмбәзләр... җан ачып – кем, каян аваз салыр?! Р.Гаташ. Таш өстендә таш куймау к. таш өстендә таш калдырмау. Таш салдыру Киләчәгеңне белү өчен, багучыга барып фал ачтыру. Юл чыгам дип таш салдырдым, Динебез кушмаса да. В.Ильясов. Таш салу 1) Сайлау вакытында тавыш бирү. Бу юлы яшерен тавыш белән болар сайлады баш: Әксәре [күпчелеге] салган боларның бер яңа тартайга таш. М.Гафури; 2) Таш ярдәмендә күрәзәлек итү, багу, фал ачу; ногыт салу. Бабам сугышка киткәндә, Кем соң таш салган икән? Ташлар яхшы күрсәтсә дә, Ник үлеп калган икән? В.Ильясов. Әнинең туганы да таш сала торган булган. Хезмәт даны. Таштай кату к. таш булып кату. Таштан юкә каезлау к. таштан юкә сую. Таштан юкә суйдыру Мөмкин булмаган нәрсә эшләргә мәҗбүр итү, чынлыкка ашыру мөмкин булмаган таләп кую. Чирек азагы җиттеме, таштан юкә суйдыра башлый: йөз процент өлгереш таләп итә генә бит. Казан утлары. Таштан юкә сую Мөмкин булмастай эшне башкару, булдыру. Тик вакыйгалар болай куерып киткәч, таштан юкә суюыбыз да гаҗәп булмастыр. Т.Әйди. Күпме тирлә, таштан юкә суеп булмый, Сыер менеп аргымакны узып булмый. Табигатьтән бирелмәсә рухи сәләт, Үзең теләп, бөек даһи булып булмый. Р.Ханнанов. Таштан яралган 1) Бик нык, таза, сәламәт, аруга, авыруга бирешми торган бик түзем кеше турында. Немецлар да таштан яралмагандыр. Бүген инде, сөзгәк сыер сыман, тагы да ярсый-ярсый сөзешергә килмәсләр. С.Поварисов; 2) Куркусыз, кыю, чая кеше турында. Сезнең шикелле таштан яралган егет куркырга тиеш түгел. Г.Әпсәләмов; 3) к. ташбәгырь. [Һуберт:] Елап кара, бәлки, кызганырбыз. [Гыйният:] Булмас, сезнең йөрәк таштан яралган. Т.Гыйззәт. Ташы кызу Берәр эш-хәл вакытында түземсезләнү, чама хисен оныту, артык кызыгып, мавыгып, кызып, ярсып китү. Хәмитләр экспедициягә ярдәм итәргә булдылар. Ташлары кызды малайларның. А.Тимергалин. Ташы кызган егет җавап көтеп тормады, әсир хатын артыннан ташланды һәм ике сикереп, бер атлап куып җитте дә кочаклап алды. Т.Әйди. Ташы суыну Көн үзәгеннән төшү, кискенлеге, актуальлеге бетү; сүрелү, кимү. Ул чорларның ташы суынса да, әрнү-үкенечләре һаман шул килеш. М.Кәбиров. Таш яру 1) Бик көчле, гайрәтле, тәэсирле булу. Тсс!.. Тавышың таш яра. Г.Мөхәммәтшин. Колак төбендә яңгыраган һушыңны алырлык, таш ярырлык тавыштан икебез дә сискәнеп киттек. В.Нуриев; 2) Мөмкин булмастай эшне башкарып чыгу, булдыру. Таш ярырлык тәвәккәл, үҗәт егет ич ул, бармак янауга тугарылып бетә торган мәхлук түгел. Т.Әйди. Тырыш, улым, тырышкан таш яра, хәзер белемле кешеләр заманы. Р.Шәрипова. Таш ярылса да Бернинди каршылыкка, комачауга карамастан. Мидхәт ата күркәдәй кабарына һәм, үз дигәнен таш ярылса да эшләргә дип, учларына төкергәләп куя иде. Ф.Хөсни. Таш яуса да к. таш ярылса да. Таш яуса да, миңа кайтырга кирәк. Н.Әхмәдиев. Яңгыр түгел, таш яуса да, постыңны ташларга ярамый. Ф.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә