ТАЧЫЛДА’У ф. 1) Тач-тач иткән тавыш чыгарып атлау

2) күч. Әрсез, ямьсез итеп сөйләү, сөйләшү. «Апа, апа» дип, сүз саен тачылдама, яме, бала! Н.Гыйматдинова

Тачылдап алу Берара тачылдау

Тачылдап тору Әле, хәзерге вакытта тачылдау; даими яки әледән-әле тачылдау. [Мәрфуга:] Тик, әллә нидәй итеп, алдан тачылдап торуына ачуым килде. Җ.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә