ТАЧЫЛДАТУ ф. 1) Тач-тач иткән тавыш чыгарып басу, атлау, сугу, бәрү, тач-тач китерү

2) күч. Турыдан ярып әйтү, кырыс, кискен рәвештә, йөзгә бәреп әйтү. – Картлач, – диде Әхәт, Идриснең иңенә кулын салып. – Син шушы минутта үзеңнең кемлегеңне беләсеңме? – Беләм, – дип тачылдатты Идрис. Казан утлары

Тачылдатып алу Кыска гына вакыт тачылдату

Тачылдатып кую Кинәт, бер мәртәбә тачылдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә