ТАЧКАЛАНУ ф. 1) Тачка килеп чыгу. Тачкаланган ипи

2) Тыгызлану, утыру; киезләнеп керешү, укмашу, оешу. --- бик вак себергән туфрак өстенә, ихтимал, кувәтле яңгыр яуса, җир тәмам тыгызланып вә тачкаланып утырыр, җир һаман эшкә килмәс, бары хезмәт әрәм китәр ---. К.Насыйри. Кайчандыр мендәр эчендә тачкаланып яткан, хәзер инде иреккә чыккан йон кисәкләренең салкын идәнгә төшәселәре килми иде булса кирәк. А.Шамов

Тачкалана бару Торган саен ныграк тачкалану

Тачкалана төшү Бераз тачкалану; тагын да тачкалану

Тачкаланып бетү Тәмам, бик нык тачкалану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә