ТА’ЧКА и. рус 1) Гадәттә йөк ташу өчен файдаланыла торган бер тәгәрмәчле кул арбасы. --- май ахырларында дүрт авылның халкы Пауал тегермәнен буарга җыела иде. Көрәк, сәнәк, ат, носилка (бездә: лачинкә), тачка, балта. М.Мәһдиев. Тачка белән үлән алып кайткач, атасы аның башын шулай дип сыйпый. Ә.Гаффар 2) Шул арбага сыйган, күчерелгән йөк күләме. Егерме бишәр тачка тәгәрәткән чаклар була. Ш.Камал 3) сөйл. Җиңел автомобиль. Тачкаларга аракы белән закуска төйибез дә әйдә пошёл! Аманулла |