ТАЧА’НКА и. иск. рус 1) Дүрт тәгәрмәчле, пар атка җигелә торган сиртмәле җиңел арба. Талибулла абый тачанка белән ат чабышында катнаша. Бөгелмә авазы

2) Россиядә 1918 – 1920 еллардагы Гражданнар сугышы чорында пулемёт урнаштырылган шундый арба. Пар атка җигелгән җиңел тачанка өермә кебек алга ыргылды. М.Хәсәнов. Гражданнар сугышында Нестор Махно, тачанка уйлап табып, дала сугышлары тактикасын камилләштерә алган ---. Р.Хәкимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә