ТАЧ II иярт. 1) Нинди дә булса юеш өслеккә яки җиргә сугу, бәрү, китереп басу һ.б.ш.дан чыккан тавышны белдерә. [Саввич], таш идәнгә яланаякларының бөтен табаны белән тач-тач басып, эре-эре адымнар белән --- чыгып китте. Ә.Фәйзи

2) Каты итеп, ачу белән төкерү рәвешен белдерә. – Башыңны катырма, – диде Нурулла, дөнья күргән кешегә охшарга тырышып һәм тач итеп юл читенә төкерде. Р.Мөхәммәдиев. Әй торам чиратта, ач кешенең ачуы яман, ди, --- түзәр хәл калмагач, почмактагы пәрәмәч сатучыдан бер-ике пәрәмәч алып тамак ялгармын дип барган идем – чират, сатучының колагы да күренми, урап алганнар тегене, ачудан тач иттереп бер төкердем дә яңадан чиратыма кайттым ---. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә