ТАЧ I кис. 1. 1) Нәкъ, бөтенләй, төп-төгәл, тап (охшау, таман булу, туры килү тур.). Ә ул төсе белән тач Хафиз абый кебек… И.Юзеев. Яңакларының чыгып торуы тач себер татарларыныкы кебек бит инде. З.Зәйнуллин

2) Тап, нәкъ, кыл (кемнең-нәрсәнең дә булса төгәл бер урында урнашуы яки вакытка туры килүе тур.). Тач шул вакытка туры килә, чукынмыш. Ф.Яруллин. --- дөрес әйткәнсең, алдамагансың. Тач шушы урында басып торалар иде. Т.Миңнуллин

3) Тоташ, гел, бары тик. Нижневартовск, Урай, Лангепас, Мегион калаларының халкы тач татар гына диярлек. А.Хәсәнов. Иртәнге чәйгә кунакка дәшәләр, биш тавык, ун үрдәк суялар, көндезге ашауга бүлтерек тәкә чалалар, ә кичке бәлешкә тач май сарыкны багышлыйлар… А.Гыйләҗев

2. рәв. мәгъ. Тулысынча, бөтенләй. Шулай да, җир йөзендә бер-берсенә тач охшаган бәндәләр булмаган шикелле, һәр гаиләнең үз яшәү рәвеше, башкалар күзенә кылчык булып кереп тормаган «милли колориты» була. Т.Галиуллин. И-и, бирсә бирә, кавыштырыйм дисә, кавыштыра Ходай холык-фигыльләре тач бертөсле булган бәндәләрен! Ф.Баттал

3. с. мәгъ. Төгәл, туры килә торган, бик дөрес. Бердән, ул тач, үткен бәя бирә, икенчедән, аның төрттерүе, чәнчеп алуы усал, явыз түгел. Т.Галиуллин

Тач иттерү 1) Төп-төгәл, бик дөрес һәм бик вакытлы, нәкъ кирәгенчә, тиешенчә эшләү, әйтү һ.б.ш. Халкыбызда «тач иттереп әйтеп бирә» дигән сүз бар. Шуны мин Эльмира иҗатына карата да әйтер идем ---. Б.Рәхимова; 2) Уйлап-нитеп тормыйча, тәвәккәлләп, бик тиз эш итү. Зөбәй тач иттереп, Ачу белән куя икеле. Совет әдәбияты. Тач килү 1) Тулысынча туры килү, төп-төгәл ярашлы булу. – Тимучин баһадирга мондый ләкабь үтә тач киләдер, бик кулай, бик хуп, – дип, әүвәл Муенлык би мөһер суккан иде ---. В.Имамов. Бу картлачның фаразлары Безнең илгә тач килә. Кыек киткән юлыбызга Бигрәкләр дә мач килә. И.Гыйләҗев; 2) Нык охшау. Син дә, минем әби кебек, ап-ак чәчле икән. Бу яктан тач килгәнсез. М.Хуҗин. Тач китү Нәкъ тиешенчә, кирәгенчә булу, әйбәт бару, дөрес килеп чыгу. [Ләүкә башына] тас күтәреп таз киткән, Егылып төшкән: тач киткән! Такмаза. Тач өстенә (эзенә) басу Бик дөрес, хаклы рәвештә, туры китереп әйтү һ.б.ш. Ә ничек оста куша халык кушаматны! Тач өстенә генә баса да куя. Г.Якупова. Тач өстенә бастың, хәерчелек көчле: менә бүген бер кулъяулык алырлык та акча юк, күлмәк түгел. К.Кара. Тач үзе 1) Нәкъ шундый, бик охшаган. Тайфунның тач үзе икәнсең, бәрәкалла! Ф.Баттал. Ике малае бар аның. Тач үзе инде, шулкадәр охшаганнар. З.Зәйнуллин; 2) Әйтелгән фикер белән тулысынча килешүне, «бик дөрес, шулай, әйе шул» мәгънәсен белдерә. Быел? Әйе, шул, тач үзе! Л.Лерон. Тач төшү к. тач килү. Тач яту к. тач килү. Соң, җир алмасы ат итенә килешеп, тач ятып тора. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә