ТАФТА и. фр. 1. Тыгыз ефәк яисә мамык тукыма. Туган көнгә күлмәк алдык Кызыл сары тафтадан. Бигрәк матур, анаң алган, Бәясенә бакмаган. В.Ильясов. [Кызның] Гәүдәсен тыгыз кара челтәр белән капладылар, алтын җепләр белән күпертеп чигелгән алтын тафтага төрделәр, муенына роза чәчәкләредәй сары ефәктән эрләнгән шарф урадылар. К.Кәримов

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Тафта, органза, ефәк һәм атлас пәрдәләрне башта, салкын суда чылатып, тузаннан арындырырга кирәк. Кызыл Таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә