ТАУШАЛУ ф. 1) Тузу, сүсәрү, сизри башлау. Таушалган портфель күтәргән Корнишин җыелган эшчеләр өстеннән бер күз йөртеп чыкты ---. А.Алиш. Илһам аны үз гомерендә бер генә мәртәбә таушалган, пычранган киемнән күрде. Ф.Садриев 2) Ялтыравыгын югалту, ышкылып юкару (кәгазь тур.). Әкрәм карый, ашыга-кабалана, бишмәтенең эчке кесәсенә тыгылды да, дүрткә бөкләп төрелгән кызыл яулык эчендәге кәгазьләр арасыннан иң таушалган берсен – имзалар урынына билге-тамгалар белән чуарланып беткән әлеге прошениене алып, морзага сузды. М.Галәү. Аннары шактый таушалган белешмә китапны актарды, үзалдына нидер мыгырдады. А.Тимергалин 3) Бөгәрләнү, йомарлану. Күлмәк таушалган, үтүкләмичә киярлек түгел. Г.Әпсәләмов 4) Хәлсезләнүдән яисә дулкынланудан, куркынып һ.б.ш. сәбәпләрдән селкенү, калтырау. Кисәк Котдус аягүрә басты, Нәзек иренен кысты, таушалды. Ул яварга килгән болыт кебек Йөз күрсәтеп сүзгә башлады. Н.Баян 5) Машина, механизм һ.б.ш.ларның аерым өлешләре ашалып, ватылучан булып китү. --- ярыйсы гына таушалган иске машина һәм өскә киелгән гади күлмәк-чалбар кунакның бүлекчәдә яңа гына эшли башлаган тәҗрибәсез хезмәткәр булуы турында тәфсилләп сөйләп бирделәр. Ф.Бәллүр. Нефть һәм газ сәнәгате тармагында җир астындагы торбалар беренче чиратта нәкъ бөкләнгән урында таушала. Кызыл таң 6) Озак торганга, күптәннән кулланылганга искерү, тузу (йорт-җир тур.). Өй бу яктан шактый искергән, таушалган булып күренә иде. Ә.Еники. Бу җимерелергә торган өйгә, таушалган ихатага карап әйтәсеңмени син аны? Р.Кәрами 7) күч. Ниндидер сәбәпләр аркасында көчсезләнү, эштән чыгу. Дошман утына һаман каршылык күрсәтеп чигенүдән көчләр таушалу 8) күч. Тулыканлылыгын, көчен югалту, хәлсезләнү; картаю, зәгыйфьләнү, бетәшү (кеше тур.). Мотаһир аны көчкә таныды: түгәрәк кара сакалы ап-ак булган, үзе нык таушалган. Р.Кәрами. Кеше йөзе – гаҗәеп бер табигать табышмагы: бернинди җыерчык юк, бер генә ак чәч бөртеге күренми, ә менә бахырның бик нык таушалган, йончыган булуы ярылып ята. З.Мурсиев 9) күч. Төсе киткән, чырае качкан, җыерчыкланган, суырылган, арыган булу (кеше йөзе тур.). Йөзе йокыдан таушалган, күзләре рәтләп ачылып та җитмәгән, башындагы яулыгын да тискәре ягы белән япкан. Г.Әпсәләмов 10) күч. Бетү; тынычсызлану, какшау. Нервы таушала торгандыр инде. З.Мурсиев 11) күч. Еш кулланылып образлылыгын, тәэсир көчен югалту (әдәби әсәр, алым, стиль, сәнгать чаралары тур.). Кичер инде... Ни таушалган сүзләр!.. Тик мин түгел, аны теге көчләр Суырып ала эчтән җаным белән... Э.Гадел. Чамасыз еш куллана башласаң, сүз таушала, тоныклана, хәтта әкренләп үзенең асыл мәгънәсен югалта башлый, диләр. М.Юныс Таушала бару Торган саен ныграк таушалу. «Кызыл йорт» дип исем алган фәхешханәләрнең күңел кайтаргыч күренешләре, анда килеп эләккәннәрнең мораль һәм физик яктан таушала барулары драмада шушы һәм башка образлар аркылы ачык гәүдәләндерелә. Фәнни Татарстан Таушала башлау Таушалырга тотыну. Ул хатны Маһинур, кабат-кабат укып, үзе белән йөртте, таушала башлагач, иренең мендәре астына яшерде. Р.Хәбибуллина. Өстендә язгы юка куртка, аягында таушала башлаган көзге кроссовкалар. Безнең гәҗит Таушала төшү Берникадәр таушалу. Кулында – бераз таушала төшкән калын папка. А.Хәсәнов. Анда аягына олтанлы киез итек, өстенә шактый таушала төшкән каеры тун, башына колакчынлы бүрек кигән өлкән яшьләрдәге бер агай басып тора иде. Р.Мөхәммәдиев Таушалып бару Торган саен ныграк таушалу. Елдан-ел җиргә сеңеп, тузып, таушалып барган Бибинур карчык өендә генә мәет чыккандай тынлык, ул йортка беркем керми, чыкмый, хат ташучы да аяк басмый. Т.Галиуллин Таушалып бетү Тәмам, бик нык таушалу. Бригадирлар да таушалып беткән куен дәфтәрләренә тотындылар. А.Гыйләҗев. Кыршылып, таушалып беткән чемодан эченнән мәтрүшкә-бөтнек исе, авыл исе аңкып килеп чыкты! Г.Гыйльманов Таушалып килү Соңгы арада таушала башлау. Машинаң да таушалып килә, бәлки, монысын сатып, шәбрәген алырбыз, әйеме? Ф.Яруллин Таушалып китү Кыска арада сизелерлек таушалу. Соңгы вакытта көннәр буе бала белән, бераз таушалып та киттең... Г.Галиева Таушалып тору Әле, хәзерге вакытта таушалу; әледән-әле таушалу. Уф… Әллә нигә арып, таушалып торам. А.Гыйләҗев |