ТАУШАЛДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. таушалу . Акны күп таушалдырсаң, карага әйләнер. Мәкаль. Мине кемнәр теткәләде, Сизрәтеп бетерде? Кыршылдырып, таушалдырып, Көлке хәлгә китерде. И.Гыйләҗев 2) з-сыз. Таушалырга туры килү. Таушалдырган инде аны да Таушалдыра төшү Тагын да таушалдыру; бераз таушалдыру Таушалдырып бетерү Бик нык таушалдыру. Син дә тик ятмыйсың бит, әнә минем китапларны таушалдырып бетергәнсең. Р.Мөхәммәдиев. Гелән-гелән карап, дүкәмитләрне таушалдырып бетермәгәек. Л.Лерон Таушалдырып ташлау Тиз арда таушалдыру. Җәйгә керүгә, бер-бер артлы килгән салкын яңгырлар бәндәләрне бөтенләй үк таушалдырып ташлады. Ф.Яхин |