ТА’У-ТАУ с. 1. 1) Бергә, рәттән, янәшә торган таулар сыман, шуларга охшаган; бер-бер артлы тезелеп торган таулар рәвешендәге. Зур болытлар күк йөзен каплап килә тау-тау булып. М.Гафури. Авыл ярлылары бер телем икмәккә иңрәгәндә дә, Садыйк ындырында тау-тау кибәннәр иде. Г.Гали 2) күч. Бик күп булган, бик зур. Ташладың тау-тау газаплар мин колыңның өстенә. Һ.Такташ 2. рәв. мәгъ. Бик күп, зур итеп. Тел белән үзләре бик оста юмалыйлар, вәгъдәләрне тау-тау өләшәләр. И.Гази. Ә бездә ул пычкы чүбе тау-тау, кая итәргә белмибез. З.Мурсиев |