ТАУЛЫ с. 1. 1) Үзендә таулар, тау сыртлары булган; тау-чагыллы. Кавказ – Кара һәм Каспий диңгезләре арасында яткан таулы төбәк. А.Тимергалин 2) Таулар аша үткән, тауларга туры килгән. Ибраһим паша төмәннәрне яр буенча Дунай тамагына чаклы алып барачак, Яхъя агайга Дубрава аша үтәсе таулы юллар кала. В.Имамов 2. и. мәгъ. Таулы илдә, таулыкта, таулар арасында яшәүче яки шундый яклардан чыккан кеше. Хәкимзадә, сикереп, уртага килеп төшә: авызына пычак кабып, кулларын канат кебек җәеп, таулылар биюен башкара. Г.Ахунов |