ТА’У БӨРКЕТЕ и. 1) Карчыга кошлар семьялыгыннан тауларда, тау урманнарында оя корып яшәүче ерткыч кош; русчасы: горный хохлатый орёл. Түбәннән аларга каршы сугышчан иптәшләре йөгереп менәләр, ә биектә, якты зәңгәр күктә, оясыннан куркытылган тау бөркете канат җәеп оча иде. Г.Әпсәләмов. Яши алмас мәңге карга-чыпчык Тау бөркете корган ояда. С.Якупова 2) күч. Батыр, кыю, куркусыз кеше. Нишләп шулай озакладың, тау бөркетем? Р.Сәгъди |