ТА’У I и. 1. 1) Тирә-ягындагы җирдән биек чыгынты хасил итеп, күтәрелеп торган, еш кына түбәсенә таба тарая барган калкулык яки кыя. Зәңгәр күккә башлары тигән таулар уң якта, шомлы кара урманнар сул якта, көмеш тавышлы чишмәләр, юл буйлап елан төсле боргалана-боргалана, чылтыр-чылтыр агып калдылар, ди. А.Алиш. Тауга менүнең үз хозурлыгы: атлаган саен манзара үзгәрә бара. З.Мурсиев 2) сөйл. Үр, кашлак; битләү, сөзәклек. Ак колын сөзәк тауга чабып менә. М.Хуҗин. Кышкы ак тынлыкта тау башында егет белән кыз чаңгыда басып торалар. Р.Хәбибуллина 3) күч. Зур булып өелгән һәртөрле нәрсәләр өеме. Эреле-ваклы бүрәнәләр, такта өемнәре; тау булып елга комы, чуерташ, бут ташы, арматура тимерләре; яңгырдан саклар өчен ышык ясалган лапасларда цемент мичкәләре, төрле машиналар тиздән бу урында гигант салыначагы турында сөйлиләр. А.Алиш. Безнең позицияләр алдында дошман үләксәләреннән таулар өелде, шартлатылган, яндырылган, җимертелгән немец танклары һәм үзйөрешле орудиеләрнең саны артканнан-арта барды. Г.Әпсәләмов 2. с. мәгъ. сир. Текә, үрле. Хәтта ул [Габдулла] дәртенә сыеша алмый, таурак урыннарга юри менеп китә. Ә.Фәйзи ◊ Тау актару Зур эшләр башкару. Мәгәр ялгыз көе генә тау актарып булмый. В.Имамов. Тау астына тәгәрәү Эш барып чыкмау, көткән нәтиҗәләргә ирешә алмау. Тартасыз инде, эшегез һаман тау астына тәгәри. А.Алиш. Тау булып ишелү Көтмәгәндә күп итеп зур көч тәэсир итү. Шундый көчсезлек-мескенлек мизгелләре өстенә тау булып ишелгәндә, үзен тирес корты, бөҗәк, ком бөртеге итеп сизә ---. Р.Сибат. Галимә әбинең көтмәгәндә тау булып ишелеп төшкән шатлыктан зиһене таралып, башы әйләнеп китте. Сөембикә. Тау булып ябырылу к. тау булып ишелү. Тау булып җимерелү к. тау булып ишелү. Тау булып басу Бик зур көч, какшамас ныклык белән каршы тору, саклау. Егет кеше яуга каршы тау булып басар. Мәкаль. Тау булып бастык дошман каршына, Дошман өстенә тау булып аудык. Р.Әхмәтҗанов. Тау булып тору к. тау булып басу. Коллективтагы гаилә төшенчәсе дә мөһим: бер-берең өчен тау булып тора белергә кирәк. Шәһри Казан. Тау кадәр (кадәрле, кебек, хәтле, чаклы) 1) Бик зур, массив. Тау кадәр трактор, утлары белән авыл урамын тутырып, буран эченә кереп югалган гына иде, өстендәге карны кага-кага, чаттан улларының укытучысы килеп чыкты. Г.Гыйльманов. Хәмит абзый – таза кеше, тау кадәр корсагы булуга карамастан, куәтле-көчле түгел. Ф.Яхин; 2) Артык күп, күләмле; санап, әйтеп бетергесез. Өстеңә тау кадәр бурыч өеп китәсеме инде хәзер? Ф.Җамалетдинова; 3) Бик зур; бик әһәмиятле. Тау кадәр бу җаваплылыкны күтәрү беренче көннәрдә бик кыен булды. Г.Бәширов; 4) Үтә гайрәтле, бик көчле. Йөкче, гәрчә тәбәнәк кенә, кечкенә генә кеше булса да, мал вә җан тугрысында тау кадәр булып китте. Г.Тукай. Тауга каршы сикерү Башкарып чыгу кыен булган берәр эшкә тотыну; үтәп чыгу бик шикле булган эшкә керешү. Арыслан да тауга каршы сикермәс, дигәннәр борынгылар. Ә сез Гыймади абзагызны тауга каршы сикертмәкче буласыз. И.Гази. Таулар вәгъдә итү Чамасыз күп, кыйммәтле, әһәмиятле нәрсәләр вәгъдә итү. Әллә нинди таулар вәгъдә итмәс, башка бер-бер юлын табар, сөйләштерер, кызны үзенеке итәр. Ф.Яхин. Тауны талкан итү Зур көч һәм гайрәт белән эшләү; искиткеч зур эшләр башкару. Ир уртасы тауны талкан итәр. Мәкаль. Тауны тәгәрмәч итү к. тауны талкан итү. [Низамов:] Бу егетләр белән тауны тәгәрмәч итеп әйләндереп була. Ф.Кәрим. Тауны тауга бәрү Зур гайрәт, көч, масштаб белән эш итү. Синең шикелле егетләр һәммәсе тауны тауга бәреп эш итәләр. Ф.Әмирхан |