ТАТЫЛДА’У ф. сөйл. 1) Тиз-тиз, ашыгып сөйләп тору; бик күп сөйләү. Татылдарга маһирланып киттең әле син, кара карлыгачым. Т.Галиуллин

2) Бытылдау (бала тур.) Җитмәсә, бала бертуктамый татылдый, боргалана. И.Нәбиуллина

3) Та-та-та иткән тавышлар чыгару. Һавада пулемётлар татылдады, ике самолёт, бастырышып, бер югары үрләде, бер, уктай, аска ташланды. Ә.Хәкимов

Татылдап алу Бераз татылдау

Татылдап кую Аз гына татылдау; кыска гына татылдау

Татылдый башлау Татылдарга тотыну. Шамил әнисен муеныннан урап кысып кочаклап ала да, бер-ике минуттан җибәреп, тагын бөтерелә, татылдый башлый. И.Нәбиуллина

Татылдый бирү Бернигә карамый татылдау; һаман татылдау. Сәрбиямал карчык татылдый бирде, Шәрифә дәшмәде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә