ТАТУЛАШУ ф. Нинди дә булса низаг, кычкырыш-талаштан соң яңадан килешеп, тату, дус булып китү. Кояш Яңгыр белән күп кычкырышкач, Бере-берсен яманларга тырышкач, – Татулашты, килештеләр ахырда, Бу көннән сүз көрәштермәскә бер дә. Г.Тукай. Шул көнне безнең арбага төялешеп кайткач, Зәңгәр чишмәдә бик озак су кердек тә, татулашып, дуслашып таралдык... Г.Ибраһимов Татулаша бару Акрынлап татулашу, торган саен күбрәк татулашу Татулаша төшү Берникадәр татулашу. Бераздан без, татулаша төшеп һәм өчебез бер баш булып, туган авылыбызга үпкә-зар түгә башладык ---. Э.Касыймов Татулашып алу Азга гына татулашу; тиз арада татулашу. Шул ук вакытта Олуг Мөхәммәт Урта Азия белән – Аксак Тимернең улы Шаһрух белән дә татулашып ала. Р.Фәхретдинов. Беркөнне эчеп сугышсалар, икенче көнне татулашып алалар. С.Поварисов Татулашып бетү Тәмам татулашу Татулашып кую Тиз арада яки көтмәгәндә татулашу. Улларының татулашып куюларына Чыңгыз үзе дә сөенә. А.Хәсәнов Татулашып китү к. татулашып кую . Агасике һәрчак базилевстан курку тойды. Яшерен илчесе Агасикенең Кубрат хан белән татулашып китүен сизсә, базилевс аны кичермәс. М.Хәбибуллин. Хәер, бәлкем әле татулашып китәрләр, Кәшшаф та акылына килер ---. М.Әмирханов Татулашып тору Әле, хәзер татулашу; вакытлыча татулашу; даими яки әледән-әле татулашу. Рамазан аенда вакытлыча татулашып торырга әзер булганын белдергән хәбәр әлегә Суриядән генә килде. Шәһри Казан |