ТАТУЛАШТЫРУ ф. Дуслаштыру, килештерү. Үзара дошманлашып йөргән югары оч һәм түбән оч малайларын буа татулаштырды, бөтенесе дә кым-кырыч онытылып эшләделәр... А.Гыйләҗев. Ә менә журналистлар халыклар белән халыкларны дуслаштыра, татулаштыра ала. Безнең гәҗит

Татулаштыра килү Күптәннән бирле эзлекле рәвештә татулаштыру. Малай булу гаиләдәге мондый күңелсезлекләрне тиз оныттыра, өчесен дә татулаштыра, килештерә килде. Ф.Садриев

Татулаштырып бетерү Барысын да татулаштыру

Татулаштырып кую Тиз арада татулаштыру

Татулаштырып тору Даими татулаштыру; хәзер татулаштыру. Мин, «Сельхозхимия»дә эшләгәндә дә, аны ире белән гел татулаштырып тора идем. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә