ТАТУИРО’ВКА и. полинез. 1) Тире катламына төрле төстәге кара сеңдереп ясалган язу, сурәт, рәсем. Шулар арасыннан ул ике беләгенә дә бай татуировка – берсенә сине йотарга әзер юлбарыс, икенчесенә сине буарга әзер анаконда сурәтләре төшкәнен сайлады. А.Хәсәнов. Соры кримплен костюм җиңе тартылып киткәндә, кулындагы татуировкасы күзгә бәрелә. Т.Әйди

2) Шундый рәсем ясау эше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә