ТАТУАЖ и. фр. 1) Биттәге кайбер төгәлсезлекләрне төзәтү, матурлыкны калкурак итү йөзеннән, махсус каралар белән сызыклар сызу. Су коенганда уңайсыз хәлдә калудан, иртән сөеклесе алдында ямьсез күренүдән курыкканнар перманент макияжга (татуаж) мөрәҗәгать итә. Кәеф ничек? Кызымның кашларына һәм иреннәренә татуаж ясатасы килә. Яшел Үзән 2) к. татуировка |