ТАТУ II ф. 1) Ашамлык-эчемлек, дару кебек нәрсәләрнең бик азын гына кабып карау; авыз итү. Шикәр белән чәйнәлгән арыш ипиенең тәмен дә биредә татыганбыз. М.Садыйков. Ә «Мокко»ны гади халык белеп бетермәсә дә, җаваплы урында эшләгән «халык дошманнары»ның балалары белә, чөнки сирәк-мирәк татып караганнар... А.Тимергалин

2) Нәрсәнең дә булса тәме икенче бер әйбердә сизелү. Суырып үпсәм, авызы баллар татыр. Г.Тукай

3) Берәр ашамлык-эчемлек яки агу-даруның тәмен сынау. Ир, татымам, дигән тозны өч татыр. Мәкаль

4) күч. Берәр хәлнең, хис-кичерешнең рәхәтлеген яки кыенлыгын баштан кичерү, кичереп белү. Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә! М.Вәлиев. Тыныч яшәү бәхетен дөньялыкта азлар, бик азлар гына татый. Ф.Яхин

Татый башлау Татырга тотыну. Әткәй, син күргән газапларны улың да татый башлады. А.Алиш. Алар тормышның катлаулы авырлыгын үз җилкәләрендә әнә шулай татый башлады. Р.Батулла

Татый бирү Бернигә карамый тату; һаман да тату. Кыз җиде кат күкләрнең рәхәтен татый бирде. Ф.Яхин

Татый тору Әледән-әле тату. Кергәне берсе, минем өлештән бармак очы кадәр генә кисеп алып, кавын тәмен татый торгач, күчтәнәч юкка чыккан. М.Юныс

Татып алу Тиз арада тату

Татып бару Даими тату. Юлында нинди җан иясе очраса, шуны чагып, канын татып барды. А.Нәҗми

Татып бетерү Тулысынча тату; бик нык тату. – Әмма яшьләр дөньяның күп тугрыда тәгамен татып бетергәннәре юк, – диде. К.Насыйри

Татып калу Татырга өлгерү. Бер картлыкта, бер яшьлектә, дигәндәй, дөньяның тәмен татып калыйк. Ф.Яруллин. Ашыга ул, барысын да татып калмам диеп курка. А.Нәҗми

Татып килү Күптәннән бирле тату. Әллә безнең халык күптән үк ачы михнәтләр генә татып килгән дә шунлыктан чын шатлык белән шатлана алмыймы? Г.Рәхим

Татып кую Көтмәгәндә тату; бераз тату. Тормышның ямен-тәмен тагын бер мәртәбә татып куйгандай буласың. А.Хәсәнов

Татып тору Әле, хәзерге вакытта тату; даими яки әледән-әле тату

Татып чыгу Барысы да бер-бер артлы тату. Бөтен өйдәгеләр шулпадан татып чыккач, һәммәсе рәтләнеп утырып дога кылдылар. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә